Сиңгел яшьләре авыл өлкәннәренә онытылмаслык бәйрәм бүләк итте
Өлкәннәр унлыгы кысаларында Лаеш районының Сиңгел авылында җылы мохиттә узган игелекле чара оештырылды. Җирле яшьләр инициативасы белән мәчет янындагы мәйданчыкта авылның олы яшьтәге халкы өчен зур уртак табын корылды.