Татарстанда «Агросәнәгать комплексында хатын-кызлар» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына старт бирелде
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында проект координаторлары, жюри әгъзалары һәм конкурсның оештыру комитеты катнашында «Агросәнәгать комплексында хатын-кызлар» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабын уздыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.