Татарстанда һәр икенче өлкән буын вәкилен актив эшчәнлеккә җәлеп итәргә ниятлиләр
Татарстан Республикасында дүрт миллион граждан яши, шуларның 935 меңе — эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк гражданнар. Республикада уртача гомер озынлыгы 75, 2 ел тәшкил итә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.