Татарстанда педагоглар пенсиягә билгеләнгән яшьтән иртәрәк чыга ала
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге укытучыларга иминият пенсиясен пенсия яшенә җиткәч түгел, ә махсус стаж туплаганнан соң билгели. Моның өчен балалар өчен мәгариф учреждениеләрдә педагогик вазыйфаларда ким дигәндә 25 ел стаж һәм 30 пенсия коэффициенты тупларга кирәк.