Укучының юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча конкурста җиңүе
Пәрәү мәктәбенең алтынчы сыйныф укучысы Әмирә Ибәтуллина «Мин — мәктәп укучысы» кушымтасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча республика цифрлы конкурсында беренче урынны яулады. Конкурста 5-6 сыйныфлардан 80нән артык укучы катнашты.