Камская новь

г. Лаишево

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Борынгы шәһәрләр торгызыла

Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев Лаеш районы халкы һәм оешмаларының Свияжск һәм Болгар территорияләрендә урнашкан тарихи ядкарьләрне торгызу буенча хәйрия акциясендә актив катнашуы өчен район башлыгы Михаил Афанасьевка рәхмәт хаты тапшырды. Тантана узган елның 28 декабрендә Казанда "Корстон" да булды.

Мәдәни мирасны саклау безнең районны үстерүдә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора, шуңа күрә Лаешта һәм авылларда яшәүчеләр Свияжск һәм Болгарны торгызуны хуплыйлар. Ел дәвамында борынгы шәһәрләрне торгызуга акчалар җыю планлы төстә алып барылды. 26 декабрьгә бу хәй-рия акциясендә 87 юридик зат һәм районның 533 кешесе катнашкан. Алар керткән барлык акча 562 мең сумнан артык тәшкил итә. Нәтиҗәдә хәйриячеләр саны буенча Лаеш районы икенче урында, ә бер кеше керткән акча суммасы буенча алтынчы.

Хәйрия фонды счетына үз акчаларын керткән кешеләрнең фамилиялә-рен санау кирәк тә түгелдер, мөгаен. Кешеләр моны чын күңелдән эшләделәр, мәсәлән, Лаеш балалар йортында тәрбияләнүчеләр бу ике тарихи һәйкәлне торгызуга үзләренә кирәк-яракка дип бирелгән акчаларын күчерделәр. Район башлыгы Михаил Афанасьев кебек кайбер кешеләр "Возрождение" фондына акчаларын бер генә мәртәбә бирмәделәр. Хәй-рия фондына акча кертүчеләрнең барысының фамилияләре "Хәйриячеләр китабы"на язылган.

Исегезгә төшерәбез, коммерциячел булмаган "Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни ядкарьларне торгызу Республика фонды" 2010 елның 17 февралендә төзелгән иде. Фондның попечительләр советына Минтимер Шәй-миев җитәкчелек итә. Фонд-ның эшчәнлеге беренче чиратта Болгар тарихи-архитектур-музей тыюлыкны, "Утрау шәһәр - Свияжск" дәүләт тарихи архитектур һәм сәнгать музеен торгызуга һәм үстерүгә ярдәм итүгә юнәлтелә. Хәзерге вакытта Свияжск һәм Болгарда зур күләмле торгызу эшләре тулы көчкә бара. Бу эштә кыш комачау итми: заманча технологияләр кайбер төзелеш эшләрен кышкы чорда да алып бару мөмкинлеге бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район бүләкләү