Камская новь

г. Лаишево

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Минтимер Шәймиевның әкияти бүләге

Лаеш балалар йортында тәрбияләнүчеләр узган җомгада Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевтан әкияти сюрприз алдылар.

Алар, Татарстанда яшәүчеләрнең күбесе кебек зур эштән - борынгы Болгар һәм Свияжск шәһәрләрен торгызудан читтә кала алмадылар. Вак-төяк кирәккә бирелгән акчаларын - кем күпме булдыра ала шулкадәр - "Возрождение" республика фондына күчерделәр. Алар аны чын күңелдән эшләделәр, бу гамәлләре шундый нәтиҗә алыр дип уйларына да кермәгән: һәркайсының исеме Хәйриячеләр китабына кертелде, Кремльдә М.Шәймиев имзасы куелган рәхмәт хатлары һәм татлы бүләкләр тапшырылды.

Балалар йортында тәрбияләнүчеләр янында берничә мәртәбә кунакта булган Минтимер Шәймиев үзенә 75 яшь тулган көндә күптәнге танышларына тагын бер сюрприз ясады: сәнгать әсәрен хәтерләткән бик зур торт. Тортның нигезе шоколад белән катырган чәк-чәктән тора. Ә анда, үзәктә, бик матур Хәйриячеләр китабы, бер ягында Болгар мәчете, икенче ягында Свияжск соборы. Биниһая зур бу тортны милли бизәкләр белән бизәгәннәр. Аның өстендә кондитерлар гына түгел, әйтерсең рәссамнар һәм архитекторлар да эшләгән. Бу сихри матурлыкка таң калган балалар тортны балалар йорты тарих музеена да бирергә тәкъдим иттеләр. Ләкин соңрак бу шатлыкларын махсус интернат-мәктәптәге һәм тернәкләндерү үзәгендәге балалар белән дә уртаклашырга булдылар. Балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең берсе дә каршы булмады. М.Шәймиевның татлы бүләге балалар йортының яшь шагыйрәсен шигырь язарга рухландырды.

Киң күңелле кеше Минтимер Шәймиев үзенә генә түгел "Возрождение" фондында катнашучы балаларга да бәйрәм ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәйрия сюрприз