Камская новь

г. Лаишево

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Кышлатуның уртасы: савымны киметмәскә

Билгеле булганча, кышлату чорында, бигрәк тә аның икенче яртысында терлек азыгы рационында витаминнар һәм туклыклы матдәләр дефициты кискен арта, ә бу турыдан-туры савым кимүгә китерә. Бу куркыныч турында белгән терлекчеләр азыкларның туклыклылык кыйммәтен күтәрү өчен өстәмә мөмкинлекләр эзлиләр, - дип тармактагы хәлгә аңлатма бирә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитештерү-маркетинг...

- Кайбер хуҗалыкларда проблеманы елның бу вакыты өчен хас булган гадәти юл белән - ылыс ярдәмендә чишәләр. Ылыслы ботаклар хәзерләүне оештыралар, кирәкләре бетеп урамга чыгарып атылган яңа ел чыршыларыннан да баш тартмыйлар. Салкын көн-нәрдә ылысның тәм сыйфатлары нык үсә, аңа хас булган әче тәм бетә һәм ул каротин һәм башка туклыклы матдәләрнең төп чыганагына әйләнә.

"Семиречье" АФ ЧҖҖдә, мәсәлән, комплекслы өс-тәмәләр хәзерләп куйганнар, аларны терлекләргә концентратлар белән бергә бирәләр. Әмма болар гына җитми. Якын арада Казан май экстрактлау заводы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәмгә килергә вәгъдә итә. Ул хуҗалыкларга һәм шәхси сектор хуҗаларына түп белән ярдәм итәргә ышандыра. Мондый акция элек тә үткәрелгән һәм кышлатуның иң кызу вакытында җитештерү өчен сизелерлек ярдәм булып торган.

Тулы кыйммәтле ашату - уңышлы кышлатуның төп шарты әлбәттә, әмма бер-дәнбер юлы түгел. Белгечләр хәтта 20 градуска кадәрге салкыннарда да терлекләрнең актив моционы мөһимлеген искәртәләр. Бүген бу киләчәктәге сөт өчен аеруча кирәк. Әлеге кышкы көннәрдә төп бурычларның берсе - фермаларда таналарны каплатуны оештыру. Әгәр әлеге бурыч күрсәтелгән срокта үтәлсә һәм 21 мартка кадәр 400 ләп тана каплатылса, инде ел азагында терлекчеләр өстәмә сөткә исәп тота алачаклар.

Хәзер район фермаларында "урак өсте" - терлекләрнең бозаулау чоры. Бу процесс зооветбелгечләрнең даими күзәтүендә булган хуҗалыкларда сөт җитештерү озак вакыт дәвамында артачак әле. Дөрес, моның өчен яхшы ашату таләп ителә. Бозаулаганнан соң ким дигәндә йөз көн дәвамында сыерлар ясалма орлыкландыру технологларының аерым күзә-түендә булырга тиеш.

"Березовка", "Агро-5" ЧҖҖләр, "ВАМИН Татарстан һәм К" КТ, "Атабай" агрофирмасы яңа елны яхшы күрсәткечләр белән башладылар. Аларда уртача көнлек савым уртача район дәрәҗәсеннән югарырак. Февраль башында район буенча савым көтүнең уртача көнлек продуктлылыгы 10 литр дәрәҗәсендә.

"Агро-5" ЧҖҖ терлекчеләре кышлату уртасына яхшы күрсәткечләр белән килделәр. Килеп чыккан авырлыкларга һәм көчәя баручы салкыннарга карамастан - без барган көнне хуҗалыкта термометр баганасы 30 градус салкынны күрсәтте, фермаларда эш үз тәртибендә бара. Хәзерләүләр пунктына терлекчеләр һәр көнне тонна ярымнан артык сөт озаталар, бу узган елгы шушы вакыттагыдан өчтән бер өлешкә артыграк. Рәсемдә: (сулдан уңга) ветеринар табиб Хәниф Вәлиев, ферма мөдире Равил Гыйльмиев, сыер савучылар Гүзәл Хәбибуллина, Зәлифә Бикмөхәммәтова һәм хуҗалык директоры Зөфәр Шәйдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фермалар терлекчелек азык