Камская новь
  • Рус Тат
  • Төп күрсәткеч – кеше күп катнашу

    Үткән шимбәдә Лаешта "Россия чаңгы юллары-2012" Бөтенроссия спорт акциясе кысаларында Лаеш предприятиеләре һәм оешмалары, шулай ук авыл җирлекләре һәм уку йортлары командалары арасында район чаңгы ярышлары булды. Бу көнне 93 команда составында барлыгы 627 кеше чаңгы юлына чыкты.

    -Район чаңгы ярышларында бу кадәр катнашучы булганы юк иде, - диделәр старт алдыннан ярышларны оештыручылар.

    Узган елда катнашучылар белән чагыштырганда быел аларның саны өчтән бергә арткан.

    "Стажлы" чаңгычылар арасында чаңгыга беренче тапкыр басучылар да бар. Бәлки киләсе елда алар үзләрен танытырлар, яңа спорт рекордларына ирешерләр, ә инде үзләрендә батырлык тоеп стартка чыгулары һәм дистанцияне үтүләре үзе җиңү. Узышларның девизы "Мөһиме җиңү түгел, ә катнашу" булса да катнашучыларның күбесе җиңүгә омтылу күрсәтте. Алар арасында төрле яшьтәге төрле һөнәр ияләре, укучылар һәм студентлар, олырак яшьтәгеләр һәм пенсионерлар - барлыгы 12 яшь төркеме бар. Ә бу 12 массакүләм узыш, өстәвенә гаилә эстафетасы. Салкын, каршы искән җил битне чеметсә дә бер генә чаңгычы да дистанциядән төшмәде.

    ЛТЭТ, Лаеш район суды һәм үзәк район хастаханәсе спортчылары үз командалары исәбенә очколарны күп җыйдылар, предприятиеләр һәм оешмалар коллективлары арасында алар шул тәртиптә беренче, икенче һәм өченче урында. 22 авыл җирлеге командасы арасында Кече Елга авыл җирлеге чаңгычыларына тиңнәр булмады. Хәерби командасы икенче, Нармонка командасы өченче булды. Уку йортлары арасында Хәерби мәктәбе (1 урын), Державино (2) һәм ЛТЭТ (3) иң яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Команда исәбендә җиңүчеләр һәм призерларны "Эшлекле дүшәмбе"дә хөрмәтләделәр. Район башлыгы Михаил Афанасьев иң көчле спорт командалары җитәкчеләренә лаеклы бүләкләр тапшырды. Ә инде шәхси исәптә җиңүчеләрне финиш сызыгы янында ясалган мәйданчыкта бүләкләделәр. Район башлыгы Михаил Афанасьев һәр җиңүчеләр өчлеген (алар яшь төркемнәре буенча билгеләнде) шәхсән котлады, һәркайсына диплом, медальләр һәм акчалата бүләк тапшырды. Үз яшь төркемнәрендә Энҗе Шаһиева һәм Рамазан Вәлиуллин (Державино мәктәбе), Ринат Усманов һәм Рамилә Хәмидуллина (ЛТЭТ), Рөстәм Фәйзрахманов (Столбище АҖ), Ләйсән Хисмәтова (ЛТЭТ), Андрей Чучканов (ЛТЭТ) һәм Лариса Воробьева (РУПС), Сергей Крючков (Столбище АҖ) һәм Татьяна Гончарова (Лаеш РЭСы), Евгений Минушин (Егорьево АҖ) һәм Равилә Вәлиуллина (Кече Елга АҖ) иң яхшы вакыт күрсәттеләр. Пенсионерлар командасы составында стартка чыккан 6 кеше яшьнең спортка комачау итмәвен раслады. 61 яшьлек Галина Яшина 56 һәм аннан өлкәнрәкләр төр-кемендә үз җанатарларын сөендереп өченче урын алды.

    Гаилә эстафетасында Лаештан Масловлар гаиләсе җитезлек күрсәтте. Ир белән хатын һәм кызлары тулы составта стартка чыкты һәм финишка беренче килде. Фикерләр буенча хөкем итсәк, яңа урында, буш басуда салынуга һәм җил оясында булуга карамастан, 2012 ел чаңгы юлы узышларда катнашучыларга да, күп санлы җанатарларга да канәгатьлек хисе бүләк итте.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: