Камская новь

г. Лаишево

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

“Инженерлык технологияләренең” аерым технологияләреме?

"Инженерлык технологияләре" РСК" ЧҖҖгә Лаеш шәһәре, Кошевой урамы, 1 йортта яшәүчеләрдән...Без йортыбыз янында су агып ятуны туктату турында гариза белән диспетчерга бер генә мәртәбә мөрәҗәгать итмәдек. Сүз уңаеннан, су торбаны ремонтлаганнан соң икенче көнне үк ага башлады. Әмма безнең үтенеч һәм шалтыратуларыбызга җавап булмады. Инде кыш җитте бит".

Узган елның 28 ноябрендә язылган әлеге гариза "Инженерлык технологияләре" РСК"га соңгы мөрә-җәгать түгел. Вакыт-вакыт эшчеләр килеп, муфта куялар һәм башка объектка китәләр. Ә тиздән 1 нче йорттан тагын шалтыраталар һәм барысы да яңадан кабатлана. Бу "День сурка" фильмындагы сюжетка бик охшап тора, җирле шартларны исәпкә алып, әлбәттә. "Инженерлык технологияләре" җитәкчелеген бары бер генә проблема-хезмәткәрләрен эшсез калдырмау проблемасы гына борчый дигән фикер кала. Озак вакыт дәвамында проблеманы тамырдан хәл итәргә теләмәүне башкача ничек аңлатырга мөмкин?

"Суның басымы кими, безнең казаннар ватыла. Кер юу машинасын җибә-рә алмыйбыз. Иртән һәм кичен, барлык яшәүчеләр дә судан файдаланганда, икенче этажда су начар килә. Бу еллар эчендә кайбер квартирлар стенасында күгәрек барлыкка килде. Моңа тагын күпме түзәргә мөмкин?"-дип ризасызлык белдерә йортта яшәүчеләр һәм тагын бер законлы сорауга җавап эзлиләр: "Ә су кая китә, ул безнең йортка зыян китермиме?" Сентябрь аенда су аккан урында булган "Инженерлык технологияләре" РСК вәкилләренең берсе төзексезлек бетереләчәк дип ышандыра. Ләкин соңрак, чөнки хәзер җылыту сезонына әзерлек эшләре тулы көчкә бара. Аннан соң осталар килмәүнең тагын бер сәбәбе табыла- алар бассейнны җибәрү белән мәшгуль, һәм ниһаять, өченче версия-барлык көчләр яңа ел бәйрәменә әзерлеккә бирелгән...

Йортта яшәүчеләр шулай ук үз йортлары янында үстергән үсентеләренә карата шәфкатьсез мөнәсә-бәттән зарланалар. Алар үз йортларын матурларга теләп үсентеләр утыртканнар, аларны караганнар, шәһәр уртасында, юллар киселешендә торган йортларын ямьләндерәселәре килгән. "Без монда чалмабашлар, сирень, чыршы, чия утырттык. Үсентеләрне үзебез сатып алдык. Эшчеләр моның барысын да юкка чыгарды, ремонт вакытында алар бакча коймасын җимерделәр, чәчәк-ләрне һәм агачларны сындырдылар. Су агуны туктату өчен алар бит техника алып килә. Алар белән начальниклар килә. Бу бит күпме чыгымнар сорый! Ә ахыр чиктә нәтиҗә юк..."

Безнең хәбәрчебезнең "Инженерлык технология-ләре" җитәкчелеге белән элемтәгә керергә омтылышлары барып чыкмады. Се-кретарь итагатьле генә тыңлады, редакциянең телефон номерын язып алды, үз җитәкчелегенә редакция белән элемтәгә керү үтенечен тапшырырга вәгъ-дә бирде...

Ирексездән шундый фикер килә: "Инженерлык технологияләре" РСК" ЧҖҖ карамагындагы хуҗалыкта хәлләр шулкадәр начар ки, проблемалы барлык урыннарны бетерергә аларның вакытлары да, көчләре дә җитми.

Шунысы кызык, әгәр берәр зур начальник йорты янында торба тишелеп су агып ятса, вакыйга нинди үсеш алыр иде икән? Күрәсең, мондый "Технологияләр"нең вакыт белән сыналган үз технологияләре бардыр. Көндәшлек, эчке контроль булмау кешеләрне аерып карауны китереп чыгара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лаеш проблема су