Камская новь
  • Рус Тат
  • Районның мәдәният аксакалы

    Монда кычкырып сөйләшмиләр. Килгән кешеләр әкрен генә шүрлекләр янына үтәләр, күп санлы китаплар арасыннан рефератлар, иншалар язу өчен, яки өйдә уку өчен кирәклеләрен сайлыйлар. Утыз еллап элекке Троицк хатын-кызлар монастыренең Братск корпусы бинасына урнашкан үзәк китапханә районның 85 еллык тарихында мөһим урын алып тора, ә быел ул үзенең 125 еллыгын...

    Лаеш шәһәре җәмәгать китапханәсенә 1887 елның 15 маенда нигез салына. Аны Лаеш өяз земство управасы бүлгән акчалар исәбенә тоталар. Китапханә фонды аерым кешеләр биргән акчалар һәм китаплар белән тулылана, шулай ук оештыручы-әгъзалар ай саен взнос түлиләр. Аның фондында балалар китаплары, педагогик һәм фәнни әдәбият, агымдагы ел газета һәм журналлары була.

    Октябрь революциясеннән соң 1920 елга өяз китапханәсенең китап фонды дворяннардан алынган китаплар исәбенә шактый арта һәм 70 мең данәдән артып китә. Китаплар өяз китапханәсенә генә түгел Державино, Карташиха, Корноухово һәм башка авыл китапханәләренә дә бүленә. Фонд арту җирле органнарны волостьларда уку йортлары (избач) булдырырга мәҗбүр итә. Ә 1936 елда районда беренче балалар китапханәсе ачыла.

    Бөек Ватан сугышы елларында китапханәдә укучылар саны кимеми - эвакуацияләнгән гражданнар агымы тәэсир итә. Тулаем ул елларда 1800 ләп китап укучы була. 1943 елда район китапханәсе әле генә фашистлардан азат ителгән Киев һәм Минск китапханәләренә ярдәм итә: үз фондыннан шактый китап җибәрә.

    Район китапханәсе башында утыз сигез ел - 1946 елдан 1984 елгача - Н.С.Захарова (Горшунова) була. Аны үстерүдә танылган туган ягыбызны өйрәнүче Я.А.Гайдукевич зур роль алып тора. Ул елларда учреждение районда гына түгел, республикада да алдынгылар арасында була.

    1979 елда үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре төзелә, аңа үзәк һәм балалар китапханәләре һәм 33 авыл филиалы керә. Ул елларда китапханә кадрлары квалификациясен күтәрүгә зур игътибар бирелә. Семинарлар, практикумнар, алдынгы тәҗрибә мәктәпләре үткәрелә. Районның иң яхшы филиалларында күчмә семинарлар оештырыла.

    1984 елдан китапха-нәгә А.А.Камаева җитәкчелек итә. Аның җитәкчелегендә Лаеш ягы тарихына караган мәгълүматлар җыю һәм эзләү буенча тикшерү эшләре алып барыла. Лаешның 440 еллыгына багышланган "История Лаишевского края" китабы басыла. ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре А.А.Камаева студент эскәмиясеннән эшкә килгән күп кенә яшь белгечләрне тәрбияли һәм эшкә өйрәтә. 1998 ел йомгаклары буенча Лаеш китапханәләр челтәре "Окно в Россию" провинциаль мәдәният учреждениеләре арасында үткән конкурсның "Ел китапханәсе" номинациясендә лауреат дип таныла. 1999 елда "Җирле үзидарәне оештыру мәсьәләләре буенча халыкка мәгълүмат бирү һәм агарту системалары" конкурсы йомгаклары буенча 3000 доллар күләмендә премия ала. Әле бу эшнең башы гына була - соңгы елларда үзәк китапханә төрле республика конкурсларында җиңү яулый һәм грантлар ала. Узган елда ТР хөкүмәтенең 120 мең сумлык грантын алу конкурсын ота, башка конкурсларда грант алуга мониторинг гаризалары үтә. Проект эшчәнлегеннән алынган акчаларга матди-техник база яңартыла, мәгълүмати ресурслар тулылана һәм башкалар.

    Хәзерге вакытта үзәк китапханәдә кулланучылар өчен 9 эш урыны җиһазландырылган. Килүчеләр алардан өстәмә мәгълүмат алу өчен дә, үзләренең буш вакытларын үткәрү өчен дә файдаланалар. Ун авыл китапханәсенә халык интернеттан файдалансын өчен терминаллар урнаштырылды.

    Кирәкле оргтехника булгач Лаеш китапханәсе хезмәткәрләре басма продукцияне тиз арада матур итеп бизи дә алалар. Шигырьләр җыентыклары, юл күр-сәткечләр, истәлекле даталар календарьларына һәм башкаларга сорау зур. Китапханәнең 125 еллыгына һәм районның 85 еллыгына XIX гасыр ахыры ХХ гасыр башы архитектура һәйкәле Лаеш Свято-Троицк хатын-кызлар монастыре Братск корпусы тарихы буенча электрон юл күрсәткеч эшләнде.

    Лаеш китапханәсенең озак еллар буе эшләп килгән чын һәм тугрылыклы дуслары күп: халыкны социаль яклау бүлеге, мәгариф, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре, ветераннар советы, мәктәпләр, ЛТЭТ, клублар һәм һәвәскәр берләшмәләр әгъзалары, даими китап укучылар. Үзәк китапханә бүген күргәзмә үзәге дә, музыкаль кунакханә дә, видеоклуб та, театраль баскыч та, шигърият яратучылар клубы да һәм башкалар да. Монда инициативалы, үз эшләренә тугры кешеләр эшли. Мөгаен, шуңа күрә дә Татарстанның күп кенә районнары, шәһәрләреннән һәм башка төбәкләрдән белгечләр тәҗрибә уртаклашырга киләдер.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: