Камская новь

г. Лаишево

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Өйдә уку җиңелрәк һәм кызыклырак булыр

Тиздән өйдә белем алучы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның укытучылары дистанцион белем алуның яңа төреннән файдаланачаклар.

2009-2012 елларга "Мәгариф" өстенлекле милли проектның "Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга дистанцион белем бирүне үстерү" чараларын тормышка ашыру кысаларында шимбә көнне Лаеш муниципаль районы мәгариф учреждениеләре бу категория балаларны укыту өчен 18 комплект махсус җиһаз алды, педагоглар өчен дә шулкадәр комплект килде. 18 комплектның 4е Лаештагы махсус интернат-мәктәптә тәрбияләнүчеләргә. 1нче гимназия чараны тормышка ашыру кысаларында үз укучылары өчен тагын 5 комплект алды. Габишево, Столбище, Татар Янтыгы, Урта Девятово, Никольский, Лаештагы 2нче һәм 3нче мәктәпләр дә балаларны өйдә укыту сыйфатын яхшыртуга өметләрен шул җиһазга бәйлиләр. Икенче төрле әйткәндә, өйдә укучы балаларның барысы база эш урыннары белән тулысынча тәэмин ителәчәк.

Район мәгълүмати-методик үзәге методисты Ирина Мазилина сүзләре буенча, укучының база эш урынына укучының махсуслаштырылган программа-техник комплексы, график планшет, принтер, сканер, санлы фотокамера, веб-камера һәм мәктәп предметлары буенча экспериментлар үткәрү өчен лаборатория, мөстәкыйль эшләр үткәрү өчен программа тәэмин ителеш һәм башка җиһазлар керә. Балалар һәм педагоглар өчен 36 комплектның бәясе 6 миллион сум тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined