Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

«Изге Болгар җыены» дини җырлар, мөнәҗәтләр һәм бәетләр концерты белән ачылачак

Бәйрәм иртәнге 8дә дини музыка концерты белән башланып китәчәк. Анда республика иҗат коллективлары һәм солистлар катнаша.

 15 июньдә Болгар музей-тыюлыгы территориясендә Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан Ислам дине рәсми рәвештә кабул ителгән көнгә багышланган тантаналы чара - «Изге Болгар җыены» узачак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәмдә Россиянең төрле төбәкләре һәм чит илләрдән килгән хаҗилар, Татарстан җитәкчелеге, руханилар, муниципаль берәмлек башлыклары, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, Россия төбәкләре мөфтиләре катнаша.

Бәйрәм иртәнге 8дә дини музыка концерты белән башланып китәчәк. Анда республика иҗат коллективлары һәм солистлар катнаша. Алар башкаруында мөнәҗәтләр, бәетләр һәм дини җырлар яңгыраячак.

Чара иртәнге 9да Болгар шәһәрлегенең үзәк мәйданында тантаналы төстә ачыла. 10.30 сәгатьтә «Кече манара һәм Хан төрбәсе» комплексы территориясендә җыенда катнашучылар тәүбә намазы укыячак. Көн уртасында Җәмигъ мәчете территориясендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә өйлә намазы башлана.

«Изге Болгар җыены» Болгарда 922 елда Идел буе болгарларының исламны дәүләт дине сыйфатында кабул итүе хөрмәтенә 1989 елдан бирле үткәрелә. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/14/188054/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X