Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Казанда Сабантуй урыннарына өстәмә автобуслар, шаттллар һәм электричка йөриячәк

Бәйрәм урыннарына бару өчен өстәмә 160 автобус чыгачак.

Казанда дүрт Сабан туе мәйданына өстәмә автобуслар, шаттллар һәм электричка йөриячәк. Бу хакта Башкарма комитетта узган эшлекле дүшәмбедә Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Авзалов сөйләде.

“Бәйрәм чараларын карарга бару өчен казанлыларга һәм шәһәр кунакларына җәмәгать транспортыннан файдаланырга киңәш итәбез. Сабан туе көнендә транспорт хезмәте махсус система буенча оештырылачак”, - диде Авзалов.

Мирный бистәсендәге Каенлык мәйданына “Җиңү проспекты” метро станциясе, "10 нчы микрорайон”, Павлюхин урамындагы “Филармония концерт залы” һәм Глазунов урамындагы “Теплоконотроль" тукталышларыннан махсус автобусларда барып булачак.

Әлеге маршрутлар буенча 60 автобус чыгачак. Алар иртәнге сәгать 8 дән, барлык кунакларны таратып бетергәнче эшләячәк. Юл бәясе шәһәр тарифы буенча – 27 сум булачак. Моннан тыш, Мирный Сабан туена “Казан 1” станциясеннән электропоездда килергә була. Монда юл бәясе арзанрак - 22 сум булачак.

Аккош күле урманындагы Сабантуй мәйданына 36, 46 һәм 72 нче рейс автобусларында барырга мөмкин. Бу маршрутларга өстәмә 72 состав чыгачак. Алар кунакларны Залсеный бистәсендәге “Ремплер” тукталышына кадәр илтәчәк. Ә ул урыннан Сабан туе мәйданына кадәр һәр биш минут саен бушлай сигез шаттл йөриячәк.

Ун ел эчендә беренче тапкыр Дәрвишләр бистәсенең каен урамында да Сабан туе узачак. Анда “Халитов урамы” тукталышыннан бушлай шаттлда барырга мөмкин булачак. Моннан тыш, бәйрәмгә 1, 19, 25, 34, 60, 84, 91 нче маршрут автобусларында да барып була. Ул көнне аларга өстәмә буларак 89 машина чыгачак.

Казан ипподромында ат чабышы вакытында (13.30) 3 нче номерлы троллейбусның эшен көчәйтәчәкләр. “Җиңү проспекты” метро станциясе тукталышыннан ипподром аркылы Горький паркына кадәр өстәмә шаттл җибәрәчәкләр.

Фото: архив/Михаил Захаров

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/17/188204/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сабантуй

2
X