Кама ягы
  • Рус Тат
  • «Күңелле әлифба» каналында йорт хайваны турында яңа видео

    Балагыз койрыклы дустын дөрес тәрбиялиме? Тизрәк кереп карагыз!

    Еш кына балалар эт яки мәче турында хыяллана. Балык, әрлән, тутый кош сораучылар да әз түгел. Алып бирсәң, мәшәкате күп, алмасаң – баланың кәефе кырыла һәм берөзлексез шул хакта сөйләп йөри. Ләкин моның икенче ягы да бар. Бала койрыклы дусты булу белән «бер башка үсеп китә». Чөнки җаваплылык арта. Ул аны карый, ашата, астын җыештыра, юындыра, урамга алып чыгып йөгертеп керә, ярата. Ә безнең Зөбәйдә үзенең койрыклы дустын дөрес тәрбиялиме?! Ни өчен ветеринар Алмаз, мәчене күргәч, аптырашта кала?! Барлык сорауларга да җавап – «Күңелле әлифба»ның YouTube каналында!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: