Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

Пенсия яшенә якынлашкан кешеләрне эш белән тәэмин итү өчен консультация пунктлары ачылган

Эш эзләүчеләргә мәшгульлек үзәкләрендә дәүләт хезмәтләренең барлык төрләре күрсәтелә, яңа һөнәрләргә укыту да каралган.

Россиядә пенсия реформасы уңаеннан Татарстанда пенсия алды яшендәге кешеләр өчен 66 консультация пункты ачылган. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Бүгенге көндә мәшгульлек хезмәтләрендә консультация пунктлары эшли. Һәрбер мәшгульлек хезмәтендә пенсия алды яшендәге кешеләр белән эшли торган аерым белгечләр бар. Алар булачак пенсионерларны укыту һәм яңа белгечлекләр үзләштерүдә ярдәм күрсәтә. ТР Дәүләт хезмәт инспекциясендә дә мондый белгечләр эшли», - дип хәбәр итте министр.

Әлеге категория гражданнарның эш эзләүчеләренә мәшгульлек үзәкләрендә дәүләт хезмәтләренең барлык төрләре күрсәтелә, хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган һөнәрләргә укыту каралган.

Эш бирүчеләр аларның хезмәткә булган хокукларын бозган очракта, Эльмира Зарипова ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенә яки судка мөрәҗәгать итәргә куша.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/15/175184/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эльмира Зарипова пенсионная реформа

2
X