Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

ТНВ ОТР каналында тапшырулар вакытын биш сәгатькә кадәр озайтырга ниятли

Илшат Әминов “Россия иҗтимагый телевидениесе”ндә тапшырулар күрсәтү буенча бурычларны билгеләп узды.

2019 елның 29 ноябреннән «Россия иҗтимагый телевидениесе» федераль телеканалы «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалын күрсәтә башлады. Әлегә тапшырулар вакыты көненә өч сәгать тәшкил итә. Киләчәктә биш сәгатькә җиткерү нияте бар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә ТНВ телеканалы генераль директоры Илшат Әминов әйтте.

ОТР каналында тапшырулар көн саен иртә белән 6.00 дан 8.00 гә кадәр, кичке 18.00 дән 19.00га кадәр чыга. Иртән ярты сәгатьлек яңалыклар чыгарылышыннан соң ТНВ ның үз тапшырулары башлана. Иртәнге сәгать 7 дә «Здравствуйте» тапшыруы.

Кичке бүлектә «Татарстан хәбәрләре» тапшыруын ОТР ны караучылар ТНВ тамашачыларына караганда алданрак күрә дигән сүз. Ял көннәрендә «7 дней» атналык тапшыруы күрсәтеләчәк.

«Минем өчен бу башлангыч этап, вакыты киңәер дип уйлыйм. Әзерлек өчен вакыт аз булганга, өч сәгатьтән башладык. Киләсе ел башында биш сәгатькә чыгарга ниятлибез. Техник һәм иҗади проблемалар да бар иде. ОТР каналында эш башлар өчен, ТНВ-Татарстан һәм Шаян-ТВдан резерв техниканы алып тордык. Эчке резервларны табарга туры килде», — диде Илшат Әминов.

Ул ОТР каналында тапшыруларны күбрәк прайм вакытка күчерү, рус телле контентны арттыру һәм татар телле тапшыруларны да кертү бурычы торганын билгеләп узды.

РФ Хөкүмәте Карары нигезендә, беренче мультиплекс составында Россия иҗтимагый телевидениесе (ОТР) каналының төбәк партнерлары трансляцияләре оештырыла башлаган. Моңарчы цифрлы форматта төбәк тапшыруларын беренче мультиплекста ун каналдан «Россия 1», «Россия 24» кенә трансляцияләсә, хәзер ОТР да кушылган.

Автор: Гөлнар Гарифуллина

Фото: Султан Исхаков

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/society/11-12-2019/tnv-otr-kanalynda-tapshyrular-vakytyn-bish-s-gatk-kad-r-ozaytyrga-niyatli-5699163

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тнв

2
X