Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

WorldSkills Kazan-2019: Һөнәри осталык ярышларына ничек бушлай керергә

Бер электрон чакыру билеты белән чемпионатка күп тапкырлар кереп була.

Быел август аенда Татарстан башкаласы кабул итәчәк һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan-2019 дөнья чемпионаты ярышларын бушлай кереп карап булачак.

Моның өчен https://tickets.worldskills.ru/ сайтына кереп, “Казан Экспо” Халыкара күргәзмә үзәгендә узачак ярышларга бару көнен һәм вакытын сайларга кирәк. Әгәр анда төркем белән барган очракта кеше санын күрсәтү таләп ителә.

Бер билет белән күп тапкыр кереп була.

12 яшькәчә балалар өчен электрон билет кирәкми, алар өлкән кешеләр белән бергә керә ала.

Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты Казанда 22-27 августта үтәчәк. Ярышларда 60тан артык илдән 1,6 мең яшь профессионал катнашачак. Конкурсантлар 56 компетенциядә осталыкта ярышачак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/11/187833/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X