Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Центральные новости

WorldSkills ябылу тантанасында Лобода һәм Киркоров чыгыш ясаячак

WorldSkills дөнья хәрәкәте флагын киләсе чемпионатны кабул итәчәк Шанхай шәһәренә тапшырачаклар.

27 августта 19.00 сәгатьтә «Казан Арена» стадионында WorldSkills Kazan 2019 45нче дөнья чемпионатының ябылу тантанасы була. Тантанада артистлар Леван Горозия, Димаш Кудайберген, Zventa Sventana, BRIO SONORES, Светлана Лобода һәм Филипп Киркоров катнаша. Бу хакта чемпионатның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ябылу тантанасы 21.00 сәгатьтә «Россия 24» һәм «ТНВ» телеканлларында трансляцияләнәчәк.

Чемпионатта катнашучыларны бүләкләү тантананың төп вакыйгасы булачак. Җиңүчеләрне төп ярышларның барлык компетенцияләрендә дә игълан итәчәкләр, шулай ук һәр команданың иң нәтиҗәле катнашучылары исемнәрен атаячаклар.

Ярышларны ябу кысаларында WorldSkills дөнья хәрәкәте флагын чираттагы чемпионатны кабул итәчәк Шанхайга тапшырачаклар.

Тантанага билетларны WorldSkills Kazan 2019 сайтында, шулай ук «Казан Арена» стадионы кассаларында сатып алырга мөмкин.

 Фото: Михаил Захаров/архив

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/26/192255/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: WorldSkills

2
X