Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Геройлар янәшәбездә яши

Нармонкада яшәүче 21 яшьлек Тимур Нуралиев янган квартирдан өч бала алып чыккан.

Үткән шимбәдә Нармонкада күп балалы ана дүрт баласын күзәтүчесез калдырып өеннән китә. Кечкенә яшьтәге балалар үзләренә шөгыль табалар: шырпы алалар һәм обойга ут төртәләр. Ут тиз тарала, бүлмә эче төтен белән тула. Олырак бала коридорга чыга һәм күрше ишекне шакый.

-Мин телевизор карый идем, - дип искә ала Тимур Нуралиев, - каты итеп ишек шакуларын ишеттем. Ишекне ачтым, ә бусагада курыккан Никита, ә алар квартирыннан кара төтен чыга. Ул эшнең нәрсәдә булуын аңлый һәм алар бүлмәсенә ташлана. Башта малайны алып чыга, үз бүлмәсенә алып керә. Сулыш алу авырлаша, шуңа күрә ул чүпрәкне юешләп авыз, борынны каплый һәм - яңадан төтен баскан бинага...

Тимур ике бала булган янган квартирга керә - ике айлык кыз һәм ике яшьлек малай. Ул аларны нинди могҗиза белән тапкан - бер Алла белә. Ут тарала, янган мәйдан арта. Янгын сүндерүчеләрне чакырып Тимур калган күршеләр белән утка каршы көрәшә, әмма температура югары булу сәбәпле эшләре уңмый. Килеп җиткән янгын сүндерүчеләр утны тиз авызлыклыйлар. Бәхеткә каршы, барысы исән-саулар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: нармонка нуралиев