Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Хатын-кыз – аналар котлаулар кабул итте

Алдагы эш атнасы лаешлы хатын-кызлар өчен күңелле тәмамланды.

Узган җомгада район мәдәният йортында Россиядә Әниләр көне уңаеннан зур бәйрәм концерты булды. Һәвәскәр артистлар чыгышы алдыннан хатын-кызларны район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән һәм шәхсән үзеннән район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев котлады.

-Бу бәйрәм - кадерле хатын-кызларыбызга ана мәхәббәте, игелеге һәм аңлаулары өчен зур рәхмәтебезне һәм чиксез хөрмәтебезне белдерү өчен искиткеч мөмкинлек.

Балалар тәрбияләүче хатын-кызларны дәүләтебездә ничек хөрмәтләүләреннән чыгып җәмгыятьнең мәдәният һәм иминлек дәрәҗәсен билгеләргә була. Соңгы вакытта хатын-кыз - ананың гаиләдә һәм тулаем җәмгыятьтә ролен һәм дәрәҗәсен күтәрү өчен күп нәрсә эшләнүе очраклы түгел. Аналар һәм балаларны яклау буенча хөкүмәт кабул иткән чаралар туучылар артуга китерә. 10 айда районыбызда 273 бала туган (узган ел 250 булган). Балалары булган гаиләләргә төрле пособиеләр түләүгә 12,5 миллион сум акча тотылды. Күп балалы 217 гаиләгә социаль ярдәм чаралары күрсәтелде. Мондый 234 гаиләгә торак төзелешенә җир участоклары бүлеп бирелде. Моннан тыш 664 гаилә ай саен балага пособие ала.

Чыгыш ясаучы ятим балаларны канат астына алып, аларга туган йорт җылысы биргән аналарга аерым хөрмәт сүзләре әйтте. Хәзерге вакытта районда тәрбиягә бала алган 16, опекага алган 50 гаилә бар, аларда 90 бала тәрбияләнә. Тагын 22 бала уллыкка алган гаиләләрдә яши.

Районда мохтаҗларны балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Хәзерге вакытта Комлы Ковалида, Рождественода мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре төзелә. Киләсе ел башыннан Габишевода һәм Каипыда өстәмә төркемнәр ачылачак. Мәктәпләргә капиталь ремонт ясау программасы дәвам иттерелә, яңа ФАПлар һәм башка социаль әһәмияте булган объектлар төзелә.

Әлеге бәйрәм кичәсендә хатын-кызлар ТР ХКның Лаеш районы бүлек начальнигы Александр Афанасьевтан, Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский ярдәмчесе Анна Марьинадан котлаулар кабул итте. Лаеш төбәге дин башлыгы Федор атакай һәм имам мөхтәсиб Рәфкать хәзрәт аналарга фатихаларын бирделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: РДК праздник матери