Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Иң мөһиме – үзеңә ышану

Бу көннәрдә Лаеш балалар йортында тәрбияләнүчеләр паралимпия уеннары вакытында Сочига бару мөмкинлеге биргән өчен үзләренең яңа дусларына рәхмәтләрен белдерә алдылар.

Балалар "Россия өчен" Халык фронты" һәм "Эшлекле Россия" бөтенроссия иҗтимагый оешмаларының Татарстан төбәк бүлекләре вәкилләре белән очраштылар. Алар балаларга безнең илне яклап чыгыш ясаучылар өчен телевизор экраны янында түгел, ә стадион трибуналарында җан ату мөмкинлеге бирделәр.
Көтелгәнчә, анда барып кайту турында исәпхисап көчле тойгыларга бай булды. Яшь җанатарлар билгеле вакыйгага үзләренең катнашлары барын тойганлыктан, аларның хискичерешләре әйтеп бетергесез иде. Балалар хисләрен тыя алмадылар һәм берсен-берсе бүлә-бүлә күргәннәре белән уртаклаштылар. Алар бит безнең республикадан бу көннәрдә Сочида булу бәхете тигән балалар. Татарстанның яшь вәкилләренең бу очрашуга алдан ук әзерләнүе сизелә. Әлеге сәфәрне оештыручылар бик рәхәтләнеп Сочи стадионнарында һәм спорт корылмаларында төшерелгән фотоларны һәм слайдларны карадылар, җанатарларның фикерен тыңладылар. Аннан соң "Россия өчен" Халык фронты" оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәистәше, балаларны Сочига озаткан Фәридә Хуҗина чын күңелдән ышанып җанатарларны Сочига җибәрү белән бәйле өметләренең аклануын әйтте.
-Без бик тә балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең, мөмкинлекләре чикләнгән чемпионнарның кыюлыгын үз күзләре белән күреп, үз көчләренә дә ышануларын һәм мөмкин булмаган нәрсәнең юклыгына төшенүләрен теләдек. Иң мөһиме - моңа омтылырга кирәк, - диде мактаулы кунак. - Мондый сәфәрне оештырып, образлы итеп әйткәндә, без, республикада беренчеләрдән булып, Паралимпия флагын күтәрдек.
Һәм бу сүзләрне раслаган кебек, паралимпия хәрәкәтенә башланган чара балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең Мәскәүгә чираттагы Бөтенроссия ярышларына баруы белән туры килде.
Очрашу тантаналы нотада тәмамланды. Балалар йорты директоры Рузалия Вәлиуллина "Татфондбанк" АИКБ ачык акционерлык җәмгыяте президенты Илдус Минһаҗетдиновка һәм әлеге банкның идарә рәисе Наилә Таһировага аларның вәкилләре аша рәхмәт хатлары тапшырды. Үз чиратында спортта шактый саллы уңышларга ирешкән балаларның тренерлары да сәфәрне оештыручылардан рәхмәт хатлары алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: паралимпиада детдом