Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Аның иҗатын ихтирам итүчеләр артты

Бу көннәрдә район мәдәният йортында Хәлифә Камалованың "Творение души" дип аталган шәхси иҗади эшләр күргәзмәсе булды.

Хәлифә Камалованың иҗади кеше икәнен хәзергә кадәр якыннары һәм авылдашлары гына белә иде. Узган җәйдә ул иҗади эшләрен беренче мәртәбә Урта Девятово авылы "Чишмә" бәйрәмендә күрсәтте. Ул анда улы гаиләсе белән яши. Ә Лаешта аның мавыгуы турында күптән түгел генә белделәр. Бу көннәрдә район мәдәният йортының икенче катында иҗади эшләр - бәйләнгән, чигелгән әйберләр, сувенирлар һәм башкалар тәкъдим ителде. Җитмеш яшьтән өлкәнрәк булса да ул үз осталыгын камилләштерүне туктатмый. Әгәр иҗатның берәр төре аңа якын икән, ул аны үзләштерә. Мәсәлән, оригами, чигү белән дә шулай булган. Үз яшьтәшләреннән аермалы буларак, ул тастымаллар, эскәтерләр, сөлгеләрне лента ысулы белән чигә.

Өлкән яшьтә булса да, Хәлифә Харис кызы бик теләп җирле хорда җырлый. Клубның өйләренә якын булуы да яхшы. Бәйләргә, чигәргә яраткан кебек ул һәрчак җырларга да яраткан. Әмма иҗат белән шөгыльләнү өчен буш вакыты гына булмаган диярлек. Кызчык өлешенә шатлыклардан мәхрүм ителгән хәрби балачак эләккән. Ун яшенә кадәр балалар йортында яшәгән. Аннан соң беренче планда гаилә, балалары була. Чирек гасыр диярлек тукучы булып эшли. Бары тик лаеклы ялга чыккач кына иҗат белән мавыга ала. Язмыш гаиләсен дөнья буйлап йөртсә дә, ул үз язмышыннан канәгать. Аның яхшы һәм кайгыртучан балалары һәм оныклары бар.

-Алар минем 19 кеше, - дип үз дәвамчылары белән горурланып сөйли Хәлифә апа.

Үз авылдашларын хуплап күргәзмә барышында Урта Девятово авылы мәдәният йортының Владимир Курмышкин җитәкчелегендәге "Рябинушки" ансамбле килде. Район мәдәният йортының күргәзмә ачылуда булган клуб әгъзалары оештыручыларга һәм иҗади эшләр авторына эстетик канәгатьләнү биргән өчен чын күңелдән рәхмәт әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: выставка Ср.Девятово Халифа Камалова

2
X