Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Лаеш районында яшәүчеләр үз осталыкларын күрсәттеләр

Лаешта «Автобабай-2020» республика машина йөртү осталыгы конкурсының район этабы узды.

«Иң яхшы» исеме өчен пенсия яшендәге йөртүчеләр ярышты. Барлык катнашучыларның машина йөртү стажы 40 елдан артык иде, шулай ук С категориясендә һөнәри стажлары да. Аларның барысын да үз көчләрен сынап карау, көрәшү һәм, әлбәттә, җиңү яулау теләге берләштерде.

Беренче этап – юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне тикшерү - ДОСААФ бинасында, ә икенче этап – Мәйданда үтте. Баштан ук көндәшләрнең көндәшләр кебек үк булмавы сизелде: алар бер-берсенә ярдәм иттеләр, аралаштылар, машина йөртү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, мавыгулары турында сөйләделәр. Ниһаять, теорияне тапшырдылар һәм бергәләп машина йөртү практикасын күрсәтергә юнәлделәр. Катнашучылар борчылдылар, дулкынландылар. Барлык күнегүләрне дә тырышып башкардылар.

Беренче булып рульгә Әнвәр Фаттыхов утырырга булды. Катгый күзәтүчеләр - ЮХИДИ хезмәткәрләре булуга карамастан, конкурсант автомобиль белән ышанычлы идарә итте һәм җиңүгә барды. Барлык каршылыкларны ул биш минут һәм 58 секунд эчендә узды.

Александр Тюрин икенче булып ярышты. Аңа теорияне тапшыру җиңел тоелды, чөнки ул бу конкурста беренче тапкыр гына катнашмый инде. Ул шулай ук мәйданчыкта үзенең машина йөртү осталыгын да күрсәтте.

Практик биремнәр үтәүне Валерий Трухов төгәлләде. Шактый өлкән яшьтә булуына карамастан, ул конкурста катнашты һәм каршылыклар полосасында машина йөртүне бик яхшыга тапшырды.

Жюри нәтиҗәләр ясаганда, конкурсантлар тәэсирләре белән уртаклаштылар. Ниһаять, барлык баллар да саналды, барлык хаталар да исәпкә алынды. Судьялар комиссиясе иң яхшы йөртүчеләрнең исемнәрен игълан итте.

Гадел көрәштә беренче урынны Александр Тюрин яулады. Икенче урын – Әнвәр Фаттыховта. Валерий Трухов - өченче. Аларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды. Шулай ук конкурста катнашучы башкалар да кызыксындыру бүләкләре белән бүләкләнде.

«Автобабай-2020» район этабы Лаеш районы ЭЭБнең ЮХИДИ бүлеге, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, Лаеш районы ДОСААФның уртак тырышлыгы белән оештырылды.

Александр Тюринга «Автобабай - 2020» республика конкурсында Лаеш районын тәкъдим итәргә туры киләчәк. Аңа уңышлар телибез.

Реклама хокукында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев