Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Йөрәктән чыккан рәсемнәр

"Карагыз, минем күршем нинди күз явын алырлык картиналар чигә", - дип мөрәҗәгать итте миңа газетабызның бер хезмәткәре. Мин мондый кызыклы кеше белән танышу мөмкинлеген кулдан ычкындыра алмадым һәм икенче көнне үк Алла Сагидиева йортының стеналарын бизәп торган пейзажлар белән хозурландым.

Ягымлы ханым, тыйнак елмаеп үз эшләрен күрсәткәндә берничә кат: "Моның нәрсәсе бар инде?" - дип кабатлады. Әмма мин, чигү өлкәсенең бөтен нечкәлекләрен белеп бетермәсәм дә, аның белән берничек тә килешә алмыйм. Оста куллары тудырган һәр эшләнмә ниндидер аерым мәгънә белән баетылган. Белеп сайланган төрле төстәге җепләр җансыз тукыма кисәген чын сәнгать әсәренә әверелдергән. Алар каршында тукталып озаклап карыйсы килә.

Алла Алексеевнаның кызы бәйләргә оста - оекбашлардан алып пальтога кадәр. Хуҗабикәнең энесе картиналар өчен рам да, бүлмәгә урындыклар да ясый ала. Бакчаларында да, түрбакчада да чәчәкләр патшалыгы. Гади авыл йорты түбәсе астында вакытны бушка уздыра белмәүче һәм теләмәүче иҗади кешеләр җыелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево undefined картины