Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

ДӨНЬЯ БЕРЕНЧЕЛЕГЕНӘ ПУТЕВКА ЯУЛАДЫ

ЛТЭТның беренче курс студенты Радик Зыяутдинов гер спорты буенча ТР шәхси команда беренчелегендә беренче урын һәм быелның апрелендә Украинада үтәчәк дөнья беренчелегенә путевка алды.

20 гыйнвардан 22 сенә кадәр Ютазы районының Урыссу поселогына Татарстанның 14 төбәгеннән вәкилләр җыелды. Безнең район данын тренер Мөссәлим Зыяутдиновта тәрбияләнүчеләр: улы Радик Зыяутдинов (58 килограммга кадәр үлчәү авырлыгы) һәм Илназ Миңнуллин (73 кг.га кадәр) яклады. Ярышлар башында ук Илназ зур булмаган травма алды, ул аның нәтиҗәләренә йогынты ясады. Радик нык адымнар белән җиңүгә барды. Аның үлчәү категориясендә һәркайсы 16 килограммлы ике герне күтәрүче 13 көндәш бар иде. Күкрәктән этәрүдә Радик моны 90 мәртәбә эшли алды (чагыштыру өчен: икенче урынны алган катнашучы герне 70 мәртәбә генә күтәрде). Уң кул белән дә, сул кул белән дә күтәрүдә Р.Зыяутдинов герләрне 63 тапкыр күтәрде.

Радикка 15 яшь. Ул гер күтәрүчеләр нәселеннән: Зыяутдиновлар сабантуйларда, спорт ярышларында даими катнашып яхшы күрсәткечләргә ирешәләр.

Шуны әйтеп үтү кирәк, уңыш белән төгәлләнгән бу сәфәргә ЛТЭТ директоры В.Кореев ярдәм иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лаеш Зыяутдинов путевка