Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре алдыннан

Көз көне, уңыш җыйганнан соң, гадәттәгечә, авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре үз эшен башлап җибәрәләр.

Фермерлар өчен бу продукцияне сату мөмкинлеге, ә кулланучылар өчен – кышка әзерләнү һәм кирәкле запаслар ясау мөмкинлеге.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы атна саен муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары тарафыннан махсус билгеләнгән территорияләрдә авыл хуҗалыгы продукциясен һәм азык-төлек товарларын сату буенча ярминкәләр үткәрү чорын билгеләде.

Лаеш шәһәрендә гадәттәгечә чәршәмбе көнне ярминкә мәйданында узачак. Биредә яшелчә, ит һәм сөт продукциясе сатылачак. Нармонка авылында һәркөнне үзебез җитештергән продукцияне сату бара. Биредә теләсә нинди яшелчәне сатып алырга була.

Өлкәннәр ункөнлегендә яшелчәләр белән күчмә сәүдә итү планлаштырыла. Октябрьдә лаешлылар шулай ук махсус бәяләрдән файдалана һәм кышка запас ясый алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы авыл хужалыгы лаешта реклама ярминкә