Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Мәктәп урманчылыклары слетында лаешлылар лаеклы чыгыш ясадылар

27 июльдән 29ына кадәр Кукмара районының Лубян поселогында Татарстан мәктәп урманчылыклары слеты булды.

Фотоны Лариса Коробейникова бирде

Анда республиканың төрле почмакларыннан 31 команда катнашты. Безнең район данын Лаешның №3 мәктәбе “Зеленый дом” мәктәп урманчылыгы яклады. Слет эше турында №3 мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лариса Коробейникова сөйли.

-Безнең делегацияне “Лаеш урманчылыгы” ГКУ директоры Валерий Изибеков җитәкләде. Бу өч көн кызыклы һәм файдалы булды. Без күргәзмәдә безнең мәктәп урманчылыгы тәҗрибәсен күрсәттек. Аны тәкъдир итүдә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты. Ул “Зеленый дом” мәктәп урманчылыгы эшенә югары бәя бирде һәм балаларга башланган эшне дәвам итүләрен һәм үз активлыкларын киметмәүләрен теләде. Лаеш командасы барлык бәйге сынауларында лаеклы чыгыш ясады: “Яшь урманчылар”, “Буклет ясыйбыз”, “Урманда янгын иминлеге”, “Интеллектуаль марафон” һәм “Мәгариф программалары”.

Яшь урманчыларга аеруча “Шерстяной скетчинг”, “Лозоплетение”, “Живопись на деревянных спилах”, “Картины из камня”, “Ландшафтный дизайн” буенча осталык сәгатьләре ошады. Мәктәп урманчылыгы җитәкчеләре өчен дә осталык сәгатьләре һәм тренинглар оештырылды. Һәр көн дискотека белән тәмамланды, анда слетта катнашучылар бер-берләре белән таныштылар һәм яңа дуслар таптылар.

Лубян урман технологиясе колледжының Табигать музее матур тәэсирләр калдырды. Слет һөнәри юнәлеш бирү максатыннан да оештырыла. Лаеш районы мәктәпләрен тәмамлаучылар да бу колледжда укыйлар. Быел да берничә кеше укырга керергә җыена.

Дустанә атмосфера, яңа дуслар, белемнәр һәм күнекмәләр бар кеше хәтерендә озак сакланыр. Мәктәп балаларының Татарстан чигендәге табигатьнең бу почмагына тагын киләселәре килер дип өметләнәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Мәктәп урманчылыклары слетында лаешлылар лаеклы чыгыш ясадылар

2
X