Кама ягы
  • Рус Тат
  • ЕГРНнан мәгълүматлар бирү буенча яңа сервис рәсми төстә эшли башлады

    Федераль кадастр палатасы ЕГРНнан мәгълүматлар бирү буенча https://spv.kadastr.ru/ сервисын эшләтеп җибәрде.

    Яңа платформа мәгълүмат бирү вакытын берничә минутка кадәр кыскартырга мөмкинлек бирә. Сервис пилот режимында 51 төбәктә эшли башлады. Аның ярдәмендә территориянең кадастр планын, шулай ук түбәндәге өземтәләрне алырга була:

    -күчемсез милек объектының төп характеристикалары һәм аңа теркәлгән хокуклар турында;

    -күчемсез милек объекты турында;

    -аңа хокукларның күчүе турында;

    -өлешләп бүленгән төзелештә катнашуның теркәлгән килешүләре турында.

    Сервис битенә күчегез, дәүләт хезмәтләренең Бердәм порталы шәхси кабинетына керегез. Гариза бирүче турында мәгълүматлар автомат төстә тутырыла. Күчемсез милекне адресы яки кадастр номеры буенча эзләргә була. Бер сессия эчендә меңгә кадәр объектны сайларга мөмкин.

    Сервис тарафыннан заказ бирелгән документларга дистанцион түләү каралган. Бирелүче документлар хокукларны теркәү органының көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасы белән раслана.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: