Кама ягы
  • Рус Тат
  • Тормыш дәвам итә яки ничек бәхетле булу турында

    Әйләнә-тирәне күзәтү, аның иң гүзәл урыннарын күрә белү, көн бизәкләренә сөенү, соңрак, дистә еллар үткәч аның тормышына гармония һәм бәхет китерер дип кем уйлаган.

    Людмила бала чагын табигатьтә үткәргән. Умартачылыкта эшләгән әти-әниләре еш кына кызны үзләре белән алганнар, ул анда кечкенәдән күзаллавын киңәйткән, әйләнәтирәдәге хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы белән танышкан. Урманга кереп төрле үләннәр, чәчәкләр җыйган. Үсемлекнең матурлыгына соклангач аны кирәге юк дип ташламаган. Башта табигый материалны китап битләре арасында киптергән. Нигездә - гербарийлар ясау өчен. Ә аннан - күбрәк. Кызларының мавыгуын күргән ата-ана үлән җыю өчен махсус кәрзин үреп биргән. Яшь натуралист вакыты үткән үләннәргә, коелган яфракларга еш игътибар итә. Башка кеше үтеп китсә дә күз салмый. Ә Люда табигатьнең мондый бүләгенә сокланып туя алмый. Аңа барысы кирәк, барысы кызык. Бүген аның бала чагында мавыгуының исеме бар - прессланган флористика һәм ошибана.

    Ә ул чакта кыз бу турыда бер нәрсә белмәгән.

    -Үземә ошаган һәм рәхәтлек биргән нәрсә белән шөгыльләндем. Эшләү техникасын, сюжетларны сиздергән фантазиянең игечиге булмады, - дип сөйли үзе турында Людмила Сорулева. - Соңрак кипкән чәчәкләрдән күләмле композицияләр ясадым, аларны дусларыма бүләк иттем.

    Людмила билгеле сәбәпләр буенча профессиональ флорист була алмаган. Мәктәп тәмамлаган кыз андый һөнәр турында, аның өчен кайда укырга кирәклеген белми. Шуңа күрә яраткан шөгылен калдырып зооинженер белгечлеге үзләштерә. Кечкенәдән яраткан шөгыленә лаеклы ялга чыккач, иң яхшы, күңелле чаклар үткән дип тоелганда кайта. 50 яшендә яңадан кәрзин алып якындагы урманның таныш җир җиләге үскән аланына бара. Күз явын алырлык кып-кызыл җиләкләр арасында матур чәчәк яки үзенчәлекле яфрак, булачак композиция өчен ботак табу, бала чагындагы кебек, кыен булмый. Киресенчә, әйләнә-тирә табигать аңа күп кенә яңа серләрен ачарга әзер була. Людмила башыаягы белән бу сихри дөньяга чума. Аның квартиры элеккечә урман үсемлекләре исе белән тулы. Ул үзен яңадан гүзәллек тудыручы итеп тоя. Ул көннән үткән ун ел эчендә Людмила Лаешта яшәүчеләр өчен уннарча күргәзмә оештыра һәм үз яшьтәшләре өчен генә түгел, оныгы сыйныфташлары өчен дә осталык сәгате үткәрә. Аның җитәкчелегендә, мәсәлән, башлангыч сыйныф укучылары 8 Мартка әниләренә үзенчәлекле бүләк ясыйлар.

    Ханымның мавыгуы икетуган кызларга күчә. 15 яшьлек оныгы Александра да әбисе эзеннән бара. Узган елда кыз сәнгать мәктәбен уңышлы тәмамлаган. Остаз үзе дә осталыгын күтәрә. Оста корамадан әйберләр тегү һәм тасма белән чигүне үзләштерергә ниятли. Соңгы елларда иҗат планында ул күп нәрсәләргә ирешкән. Аның сүзләре буенча, декоратив-дизайнерлык сәнгатенең чиге юк. Уңышның төп сере импровизация һәм рәссамның оригиналь стилендә. Калганы - техника эше. Аның эше нигезендә, элеккечә үк, без ташлаган әйберләр - шешә бөкеләре, чикләвек кабыклары, пластик тара, төрле төймәләр һәм хәтта тузган джинслар һәм футболкалар. Мондый материаллар оста кулында икенче сулыш ала. Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган, район мәдәният йортында үткән чираттагы күргәзмәсен Людмила Сорулева "Тормыш дәвам итә" дип атаган һәм бу очраклы түгел. Менә монысын да әйтми булмый, күргәзмәдән соң барлык әйберләр яңа хуҗаларын таптылар - бүләк ителделәр яки символик бәягә сатылдылар. Бу юллар авторы да алтын куллы оста эшләренә сокланмый калып булмауга инанды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: