«Лаеш азаны» конкурсына йомгак ясалды
Столбище авылы мәдәният йортында «Лаеш азаны» бәйгесенең финалы узды.
Бәйгедә районыбыздан 8-14 яшьлек 39 малай катнашты. Араларыннан 10 сы финалга чыкты. Балалар 1 айдан артык татар мәкаме белән азан әйтү дәресләре алды.
Программада 10 малай чыгыш ясады. Азаннар арасында мөнәҗәтләр, салаватлар яңгырады. Әбри Хәбриевтан шигъри видео, «Мизан» дип аталган образ инсталляциясе тәкъдим ителде. Бар чыгышлар хәләл рәвештә, музыкасыз узды.
Финалда чыгыш ясаучылар арасында Кече Елга авылыннан Салих Гатауллин җиңүче дип табылды.
Һәр катнашучыга «Ихлас» мөселман товарлары кибетенә сертификат, бүләкләр тапшырылды. Тамашачылар шулай ук азан турындагы сорауларга җавап биреп, кечкенә викторинада катнашып призлар алдылар.
Фото:Столбище мәдәният йорты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев