Лаеш районыннан бию коллективы Бөтенроссия конкурсы лауреаты булды
Столбище мәдәният йортыннан «НЛО» хореография коллективы «Главная сцена» Бөтенроссия фестиваль-конкурсында чыгыш ясады.
Конкурс Казанның яхшы акустикалы һәм зиннәтле сәхнәсе булган «Әкият» курчак театрында узды. "НЛО«коллективы өч состав белән чыгыш ясады — кече, урта һәм өлкән төркемнәрдә. Һәм яшь биючеләр әти-әниләренең һәм сәнгать җитәкчесе Дарья Наумованың өметләрен акладылар. «Ромашка» биюе өчен столбищелылар "Халык биюен стилизацияләү«номинациясендә икенче дәрәҗә лауреатлар булдылар. Ә «Барыня» номеры өчен якташларыбыз беренче дәрәҗә лауреатлар исеменә лаек булдылар. Менә дигән нәтиҗә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев