Кама ягы
  • Рус Тат
  • Лаеш районында 5 ай эчендә 60тан артык бала туган

    Район Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге агымдагы елның беренче маена саннар һәм фактлар белән уртаклашты.

    33 бәхетле яшь пар туй ясаган. 30 пар гаилә мөнәсәбәтләренә нокта куярга булган.

    Районда 64 бала туу теркәлгән. Аларның 30ы кыз һәм 34е малай.

    16 гаиләдә беренче бала туган, 29 гаиләдә – икенче, 11ендә – өченче, 8 гаиләдә дүртенче һәм аннан күбрәк.

    Иң яшь әнигә – 18, яшь әтигә - 22 яшь. Иң тәҗрибәле әнигә - 42, әтигә 52 яшь.

    Быел балаларның популяр исемнәре: Анна, Варвара, Алексей, Тимур һәм Марат. Әмма хәзерге ата-аналар якыннарын яңа һәм сирәк исемнәр белән шаккатырудан туктамыйлар. Алар арасында: Али, Аймин, Алисә, Лука һәм Серафима бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: