Лаешта Республика инклюзив балы узды
Инклюзив бал — ул инвалид булган һәм булмаган катнашучыларны берләштерүче, сәламәт кешеләр һәм сәламәтлекләре буенча чикләүләр булган кешеләр арасындагы чикне бетерүче бию сәнгате бәйрәме.
авторның фотосы
Бал «Беренчеләр хәрәкәте» яшьләр оешмасы ярдәмендә Лаеш сәнгать мәктәбе базасында узды. Анда районыбыз егетләре һәм кызлары: мәктәп укучылары, интернат-мәктәп укучылары, техник-икътисадый техникум студентлары биеде. Бал күлмәкләрендә һәм смокингларда алар узган гасыр атмосферасын кабатларга тырышып карадылар. Полонез, мазурка, вальс, Романеска, Павана һәм элек популяр булган башка биюләрне биеделәр. Балда ярдәмчеләр булып Лаеш техникумы волонтерлары эшләде.
Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Россиянең танылган хоккейчысы Данис Зарипов инклюзив балның мактаулы кунаклары булдылар. Үзенең сәламләү чыгышында Илдус Фатих улы биюнең мәһабәтлеген билгеләп үтте һәм үткән чор биюләрен рәхәтләнеп өйрәнгән һәм башкарган, безнең гүзәл тарихыбызга хөрмәт күрсәткән балаларны мактады.
«Кама ягы» газетасының алдагы саннарында тулырак укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев