Кама ягы
  • Рус Тат
  • Районда яшәүчеләр игътибарына!

    Халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне.

    2019 елның 27 ноябрендә 8 сәгатьтән 15.30га кадәр “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясе җирле бүлегенең иҗтимагый кабул итүендә Лаеш шәһәре, Чернышевский урамы, 23 йорт адресы буенча халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне булачак.

    Дежурлык графигы:

    •          8:00-9:30 Пенсия фонды начальнигы Алешина Ирина Александровна

    •          09:30-11:00 Суд приставы Гыйззәтуллина Надежда Александровна

    •          11:00-12:30 Нотариус Татаренко Ирина Николаевна

    •          12:30 – 14:00 «БТИ РТ» АҖнең Лаеш бүлекчәсе җитәкчесе Карсалов Алексей Петрович

    •          14:00 – 15:30 Адвокат Бабахина Светлана Юрьевна

    Алдан язылу 8 (84378) 2-57-20 телефоны аша.

    “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясе җирле бүлегенең иҗтимагый кабул итүендә Лаеш шәһәре, Чернышевский урамы, 23 йорт адресы буенча гражданнар кабул итү була:

    -2019 елның 28 ноябрендә 10нан 12 сәгатькә кадәр РФ Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутаты, икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек буенча Дәүләт Думасы комитеты әгъзасы Ирек Борисович Богуславский тарафыннан.

    -2019 елның 29 ноябрендә 10нан 12 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы чакырылыш депутаты Дмитрий Анатольевич Самаренкин тарафыннан.

    Алдан язылу 8 (84378) 2-57-20 телефоны аша.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: