Кама ягы

Лаеш шәһәре

Рус Тат
яңалыклар

Салым түләүчеләр өчен

Сорау: Физик затларның милек салымнары буенча бурычлары турындагы мәгълүматны каян алырга була? Җавап: Бурычлар турында мәгълүматны түбәндәге ысуллар белән алырга була: -Россия ФСХның www.nalog.ru рәсми сайты ярдәмендә "Личный кабинет налогоплательщика для физических лиц"; -Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында www.gosuslugi.ru; -суд приставлары федераль хезмәте башкару эшләре мәгълүматлары банкында www.fssprus.ru үзең...

Сорау: Физик затларның милек салымнары буенча бурычлары турындагы мәгълүматны каян алырга була?

Җавап: Бурычлар турында мәгълүматны түбәндәге ысуллар белән алырга була:

-Россия ФСХның www.nalog.ru рәсми сайты ярдәмендә "Личный кабинет налогоплательщика для физических лиц";

-Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында www.gosuslugi.ru;

-суд приставлары федераль хезмәте башкару эшләре мәгълүматлары банкында www.fssprus.ru үзең хакында мәгълүматлар булуны тикшерү;

-салым органына шәхси мөрәҗәгать итеп;

-Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күп функцияле үзәккә (МФЦ) шәхсән мөрәҗәгать итеп;

Сорау: Башка зат өчен салым түләгәндә түләү документын ничек итеп дөрес тутырырга?

Җавап: Башка затлар өчен түләнгән акчалар үз вакытында билеләнеше буенча китсен өчен Россия Федерациясе финанс министрлыгының №107н боерыгы белән билгеләнгән түләү документларын тутыру кагыйдәләрен саклау кирәк.

Әгәр түләүне башка кеше башкарса түләү документларында тиешле урыннарда салым түләргә тиеш затның реквизитлары күрсәтелә. Бу ИНН һәм КПП кебек реквизитларга кагыла.

Шул ук вакытта "Плательщик" шакмагында түләгән кешенең исеме күрсәтелә.

Шулай ук түләүченең статусы түләргә тиешле кеше статусына туры килү шарт.

"Назначение платежа" шакмагында беренче булып түләгән кешенең ИНН һәм КППы күрсәтелә, аннан соң - түләргә тиешле салым түләүче исеме.

Россия ФСХның ТР буенча №4 районара инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район