Кама ягы
  • Рус Тат
  • Державино укучылары умартачылык белән кызыксына

    Державиноны анда яшәүчеләр баллы авыл дип атый. Һәм моның өчен җирлек тә бар. Монда умартачылык белән өлкәннәр генә түгел, мәктәп укучылары да шөгыльләнә. Шуңа күрә үткән шимбәдә Гавриил Державинның элекке утарында бал әзерләү сезоны тәмамлану уңаеннан уздырылган зур бәйрәмгә авылның барлык кешесе диярлек һәм умартачылык продуктларының бәясен белгән күпсанлы кунаклар...

    Монда умартачылык белән электән шөгыльләнәләр. 2006 елда оештырылган яшь умартачылар түгәрәге мәктәп укучыларына да һөнәри нигездә диярлек әлеге сәнгатькә - бал җитештерүгә кушылу мөмкинлеге биргән. Түгәрәкне оештыруда эшмәкәр Камил Сөнгатуллин зур роль уйнаган. Мәктәп директоры Александр Тарасов ярдәмендә технология укытучысы Мәгъсүм Сәйфетдинов бер төркем укучылар җыя һәм алар мәктәп умартачылыгына нигез салалар. Алар биш оя умартадан башлыйлар, ә хәзер мәктәпнең җиде умартасы бар. Мөгаен, бу иң уңайлы варианттыр, чөнки бал кортлары белем һәм күнекмәләрдән тыш игътибар һәм кайгырту да таләп итәләр. Беренче кышта алар ике оя умартаны югалталар, ләкин башлаган эшләреннән туктамыйлар, өйрәнәләр һәм нәтиҗәдә бал кортлары белән мавыгу укучыларга гына түгел, аларның әти-әниләренә дә "йога".

    Түгәрәккә йөрүче укучылар күп нәрсә эшли белә: умарта күчен тоту өчен тозак куя да, аны җыеп ала да, бал аерта да һәм башкаларны да. Быел мәктәп ашханәсенә 18 кг бал тапшырганнар. Ә бит бу күп кенә умартачылар "уңышсыз" дип зарланган елда! Мәгъсүм Гыйльметдинович - тәҗрибәле умартачы, аның умартачылык стажы 40 елдан артык. Үз остазлары үрнәгенә аның тәрбияләнүчеләре дә ияргән. Хәзер бишенче сыйныф укучысы Равил Гарифуллинның, алтынчы сыйныф укучысы Газиз Хәмитовның, абыйлы-энеле Вәлиуллиннар - Ирек (6 сыйныф) һәм Рамазанның (9 сыйныф) һәм тугызынчы сыйныф укучысы Илсаф Сәйфетдиновның үз умарталары бар. "Мин соңгы сулышыма кадәр умартачылык белән шөгыльләнәчәкмен", - М.Сәйфетдиновның әлеге сүзләре белән барлык умартачылар да килешер, чөнки умартачылык продуктлары яшәү көче бирә, бал кортлары белән аралашу нерв системасына уңай йогынты ясый, кешенең гомерен озынайта.

    Бәйрәмдә очраклы кешеләр юк иде. Кемдер бал ярата, ә кемдер умартачылык продуктларын медицинада куллану белгече. "Умартачылык буенча ТР идарәсе" ДАУ генераль директоры урынбасары Анатолий Гамзов, Россиянең журналистлар һәм язучылар берлеге әгъзасы, элекке "Советская Россия" газетасы хәбәрчесе Марсель Зарипов, РКБ табиб-рентгенологы Евгений Корольков, элекке хәрби очучы Ягъфәр Садриев, Лаеш районының умартачылык буенча дәүләт инспекторы Әхәт Гыйззәтуллин һәм бәйрәмгә чакырылган башка дәрәҗәле кунаклар - тәҗрибәле умартачылар. Алар тәҗрибә уртаклаштылар, проблемалар турында фикер алыштылар, киңәш-ләштеләр, бәхәсләштеләр, Сөнгатуллиннар гаиләсе сатуга куйган балның төрле сортларын тәмләп карадылар.

    "Күп кенә умартачылар башка мәктәпләрдә дә мондый бәйрәм оештыра, укучыларны үз шөгыльләренә тарта алырлар иде", - дип саный Марсель Харис улы Зарипов. Ә Анатолий Гамзов бөтен кеше алдында Татарстан президентына хат язарга ышандырды. Ул Державино мәктәбе укучыларын яклауны үтенәчәк, аны методик үзәк итәргә тәкъдим итәчәк. Ул чакта монда башка мәктәпләрдән дә балалар килеп умартачылыкка өйрәнә алачаклар. "Умартачылык икътисади гына түгел, социаль әһәмияткә дә ия, - дип саный Анатолий Алексеевич. - Барыннан да элек ул яшьләрне авылда калдыру чарасы. Сыер савучылар, механизаторлар конкурслары оештыралар бит. Ни өчен укучылар арасында да мондый конкурслар уздырмаска?"

    Державино мәктәбендә гадәткә кергән бал бәйрәме авылда иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Актив яшь умартачыларны бүләкләү һәм профессиональ артистлар концерты әлеге гадәти булмаган бәйрәмнең финалы булды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: