Кама ягы
  • Рус Тат
  • Иске әйберләрнең икенче тормышы

    Бер мәртәбә генә кулланыла торган савыт-саба безнең тормышта нинди роль уйный? Гадәттә ул бер кат куллануга ук кызганмыйча чыгарып ташлана: бәясе арзан, өстәмә файда китерми һәм бернинди кыйммәтләргә ия түгел. Әмма бу беренче карашка гына шулай. Гадәти пластик кашыклар, чәнечкеләр, тәлинкәләр яки стаканнардан нәрсә ясарга мөмкин икәнлеген белеп сез гаҗәпкә...

    Бер мәртәбә генә кулланыла торган савыт-сабадан эшләнмәләр ясау тиз һәм, мөгаен, вакытны файдалы итеп үткәрүнең иң арзан ысулыдыр. Александровка авыл җирлеге социаль хезмәткәре Татьяна Суханова моңа инанган. Ул гадәти булмаган кул эше белән шулкадәр мавыккан һәм бу осталыкка башкаларны да өйрәтергә карар кылган. Башта үз балаларын тарткан, аннан соң үзе хезмәт күрсәтүче авыл кешеләре белән уртаклаша башлаган. Социаль хезмәткәр һәм аның укучыларының фантазиясенә чикләр юк. Алар кулында гади генә савыт-саба искиткеч матур әйберләргә - бүлмә бизәкләренә, уенчыкларга, бизәнү әйберләренә әверелә. Оригиналь шөгыль олы кешенең иҗади фикерләвен формалаштырырга ярдәм итә, аның психикасы торышы белән бәйле проблемаларны акрынлап чишүгә китерә.

    Шуның белән бергә кызыклы кувшиннар һәм оригиналь җилпәзәләр күп вакыт таләп итми. Алар карашны иркәли һәм җанны җылыта. Ә бәйрәмгә үз кулларың белән эшләнгән бүләк алу һәрчак күңелле.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: