Кама ягы
  • Рус Тат
  • Аучыларның эш көннәре:һәвефсез аулау өчен топ 10 кагыйдә

    Аулауның күпчелек төре югары куркыныч чыганагы булган аучылык коралын кулланып оештырыла.

    Шуның белән бәйле рәвештә, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты ау вакытында куркынычсызлык техникасының төп таләпләре турында искә төшерә:

    Ату рөхсәт ителми:

    1.      кешеләр юнәлешендә, шулай ук снаряд алардан 15 метрдан да якынрак узарга мөмкин булган очракта;

    2.      ату объекты ачык күренмәсә;

    3.      әгәр аучы очышның ераклыгын һәм снарядның рикошеты мөмкинлеген исәпкә алып, снарядның тукталыш урынын күрмәсә яки белмәсә.

    4.      Коллектив рәвештә аулаганда, коллектив ауны үткәрү өчен җаваплы зат тарафыннан билгеләнгән урыннарны (ату номерлары), андый затның рөхсәтеннән башка калдырып китәргә рөхсәт ителми.

    5.      Исерек хәлдә (аракы, наркотик) ауларга рөхсәт ителми.

    6.      Хайванны яралаган очракта, аны тоту өчен тиз арада чаралар күрергә кирәк.

    7.      Яраланган хайванга якын килгәндә, аның куркынычлык дәрәҗәсен истә тотып, аеруча сак булырга кирәк.

    8.      Билгесез сәбәпләр аркасында һәлак булган хайваннарны тотарга һәм азыкка кулланырга рөхсәт ителми.

    9.      Аучыга җирлектә ориентлаша белергә киңәш ителә.

    10.    Аучы аулаганда үзенең  куркынычсызлык турындагы белемнәрен камилләштерүгә һәм киңәйтүгә омтылырга тиеш, шул исәптән, ау коралы белән куркынычсыз эш итү, хәрәкәт итү, ориентлашу, аучылык җир-суларында ял итү урыннарын урнаштыру күнекмәләре, чөнки аның шәхси белемнәреннән, гыйлеменнән һәм тәҗрибәсеннән аның үзе һәм тирә-юньдәгеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге бәйле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: