Кама ягы
  • Рус Тат
  • Районда гаиләләр саны 140ка арткан

    ​​​​​​​Иң олы яшьтәге кәләшкә 75 яшь.

    Лаеш районы ЗАГС бүлеге начальнигы Мария Бурцева әйтеп киткәнчә, 2021 елның 1 ноябренә 111 пар аерылышкан, 140 пар никахларын теркәгән. Иң яшь ир белән хатынга 18әр яшь, иң олы кәләшкә 75, кияүгә – 85 яшь.

    Районда 169 сабый туган. Иң яшь әнигә 19 , әтигә 20 яшь. Тәҗрибәле әнигә 42 тулган, ә өлкән гаилә башлыгына – 54 яшь.

     Сирәк кушылган исемнәр: Оман, Аяз, Аркадий, Артемий, Авелина, Залина, Капитолина, Динә. Яңа туган балаларга кушылган популяр исемнәр: Александр, Рияз, Арсений, Аскар, Илья, Алиса, Әминә, Ларья, Ульяна, Ясминә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: