Кама ягы
  • Рус Тат
  • Якташыбыз ПФО беренчелегендә уңышка иреште

    Сокуры мәктәбенең бишенче сыйныф укучысы нәфис гимнастика буенча Идел буе федераль округында (ПФО) уңышлы чыгыш ясады.

    Г.Р. Державин исемендәге Сокуры мәктәбенең 5 “Б” сыйныф укучысы Сәфирә Нәфыйкова нәфис гимнастика буенча Татарстан җыелма командасы составында. Нәфис гимнастика буенча үткән ПФО беренчелегендә ТР җыелма командасы 1 урын алды.

    Ярышлар Казанда гимнастика үзәгендә үтте. ТР җыелма командасы 1 спорт разряды буенча беренче урынга чыкты. Алты кыз, араларында Сокуры кызы Сәфирә Нәфыйкова да бар, осталыкларын күрсәттеләр. Алар тренерлары Елена Назарова, Татьяна Калинцева, Лилия Борисова, Арина Саратовцева һәм Лариса Вилкова өйрәткәннәрнең барысын күрсәтә алдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: