Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
шигърият

Ак каеннар сагышы

Ак каеннар алтын төсен дә бит Каеннарның сары сагышы. Шундый сагышлана ак каеннар Үтә шулай гомер агышы.

Ак каеннар алтын төсен дә бит
Каеннарның сары сагышы.
Шундый сагышлана ак каеннар
Үтә шулай гомер агышы.


Алтын көзләр сагыш алып килә
Шулай тиеш ни хәл итәсең.
Моңланасың,бераз уйланасың
Хыялларга чумып китәсең.

Хыял бит ул үзе-сихри дөнья
Зәңгәр күккә очып үтәсең.
Үткәнеңә кабат кире кайтып
Гомер йомгакларын сүтәсең.

Үткәннәрне тагы бер кичереп
Авыр гына сулап аласың.
Ник төзәтеп булмый ялгышларны
Дигән уйда торып каласың.

Ай бу гомер, мизгел генә икән
Алып керде гомерем көзенә.
Күңелемдә минем алтын көзем
Алтын көзләр-дөнья йөзендә.

Каеннар да шулай сагышлана
Ә бит алар язын яшәрә.
Яшьлек үтте,мәңге кире кайтмас
Калды сабыр гына яшәргә.

Каенкайлар моңаймагыз әле
Яшьлегегез-назлы язлар да.
Пар былбыллар сезгә кунып сайрар
Сәлам әйтер киек казлар да.

Яшьлек бит ул-назлы язларда...

Эльвера Энгельс кызы Абдуллина-Байгазина.
Габишев бистәсе (Урман кызы)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы

2
X