Кама ягы
  • Рус Тат
  • Әйтерсең “Диканька янындагы утарда булдык”

    Габишево мәдәният-спорт үзәге коллективы Светлана Шиһабетдинова җитәкчелегендә күршедәге Комлы Ковали авылында яшәүчеләр өчен истә калырлык святка киче оештырдылар һәм үткәрделәр.

    Авыл халкына святка көннәрендә күрсәтелгән мюзиклны куелыш авторлары Н.Гогольнең "Ночь перед Рождеством" исемле повесте буенча ясаганнар һәм ул, "Диканька янындагы утар кичләре" дип аталды. Чыгыш ясаучыларның осталыгы нәтиҗәсендә тамашачылар үзләрен украин авылындагы святкаларда итеп хис иттеләр. Хезмәт сөючән һәм өстәвенә матур тавышка да ия оялчан егет Вакула Максим Деляев, шайтанның үзен иярләде һәм сөйгәненә читекләрне тапты. Ильнар Әхмәтҗанов башкарган сөйкемле шайтан да тамашачыларга ошады. Төп герой чибәр Оксана һәм аның сөйкемле дус кызлары да үз рольләрен яхшы башкардылар. Чын украин киемнәре, уңышлы сайланган җырлар репертуары-боларның барысы тамашачыларга киң билгеле. Диканькада булу тойгысы бирде. Нәтиҗәдә кызлар Вакула йөрәген генә түгел, авыл халкы, аеруча ир-егетләр йөрәген дә буйсындырдылар. Повесть сюжетыннан тайпылмыйча Вакула патшабикә Екатерина (Алима Сафина) аягына егылды, ә анысы татар җырларын моңлы итеп башкара икән. Сөйкемле Солоха ролен мюзикл режиссеры ышандырырлык итеп башкарды. Хореография түгәрәгенә йөрүчеләр башкарган дәртле биюләр куелыш бизәге булды.

    Сюжетка ярашлы төстә, Оксана һәм Вакула очрашты. Һәм бу соңгы күренеш Диканька янындагы утарда, төгәлрәге Комлы Ковали мәдәният йорты сәхнәсендә булды. Авылда яшәүчеләр искиткеч спектакль өчен артистларга рәхмәтләрен алкышлап белдерделәр, дип хәбәр итте Комлы Ковали авылы китапханә мөдире Татьяна Милина.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: