Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
шигърият

Автоледилар үз осталыкларын күрсәттеләр

Үткән шимбәдә чираттагы "Автоледи" конкурсы булды.

Соңгы елларда машина руле артында утырган гүзәл затлар еш күренә, ә менә көчле затларның аларга мөнәсәбәте элеккечә кала. Машинаны тукталышка яхшы куймауларын күргән машина йөртүче ир-егетләр кимсетүле тон белән: "Әлбәттә, руль артында хатын-кыз!" диләр. Мәйдандагы автодромга җыелган "Автоледи-2012" конкурсында катнашучылар хатын-кызларның автомобиль белән алардан ким идарә итмәүләрен, үз осталыкларын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен күрсәтергә җыелдылар.

Аларның машина йөртү вакыты һәм йөртү стажы төрле. Ольга Довбыш руль артында бары ике ел, Зөлфия Газизуллина - бер ел. Бу конкурста алар беренче тапкыр. Нәзилә Архипова 20 ел машина йөртә инде. "Автоледи" да конкурс үткәрелә башлаганнан бирле катнаша. Рузалия Вәлиуллинаның машина йөртү стажы дүрт ел. Тамила Наумова тәҗрибәле катнашучы: ул район ярышларында гына түгел, ике тапкыр республика конкурсында да катнашты, анда "алтын урталык"та булды. Аңа өйрәнүләр-не мөстәкыйль үтәргә туры килүне исәпкә алсак бу күрсәткеч начар түгел.

ЮХИДИ начальнигы Сергей Устюжин котлау сүзендә уңышлар теләде, берничә киңәш бирде.

З.Газизуллина стартка беренче булып чыкты. Аңа бераз катлаулы булды - үз күрсәткечләрен чагыштыра алмады. Ул бар маршрутны уңышлы үтте. Т.Наумова машина белән яхшы идарә итә. Калган катнашучылар машина йөртә белүләре белән бергә түземле, чыдам, үҗәт булуларын да күрсәттеләр. Әлбәттә, күнегүләр башкаруда төгәлсезлекләр булды. Мәсәлән, З.Газизуллина һәм Р.Вәлиуллина финишта билгеләнгән линиягә килеп җитмәделәр. Т.Наумова машинаны кую урынына сыймады. О.Довбыш бер фишканы аударды.

З.Газизуллина вакыт буенча иң яхшы күрсәткечкә иреште - 58 секунд. Т.Наумова юлны 1 минут 14 секундта үтте. Өченче урында Р.Вәлиуллина - аның вакыты 2 минут 13 секунд. Әмма фигуралы йөртү очколарын кушкач Тамила Наумова беренче булды. Икенче урында Н.Архипова, З.Газизуллина өченче.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне тикшерү катнашучыларны дулкынландырды. Алар: "Конкурстан соң безнең машина йөртү хокукын алырлар яки юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтиханнарны яңадан тапшырырга туры килер", - дип шаярттылар. "ЮХИФ дирекциясе" ГУ Казан филиалы начальнигы Любовь Ананьева аларны тынычландырды: "Борчылмагыз. Бу бит конкурс, ә хокук алуга имтихан бирү түгел". Әмма гүзәл ханымнар юкка борчылганнар. Бу турны алар яхшы үттеләр. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә З.Газизуллинага тиңнәр булмады. Т.Наумовадан бераз гына өстен булган Р.Вәлиуллина икенче урында.

Соңгы нәтиҗәне ясап жюри җиңүчеләр исемен атады, чәчәкләр һәм "ЮХИФ дирекциясе" бүлгән бүләкләрне тапшырды.

"Автоледи-2012" исеме Т.Наумовага бирелде. Республика ярышларына да ул барачак. Зөлфия Газизуллина икенче леди булды. Р.Вәлиуллина өченче урында. Беренче урынны алучыга навигатор, икенче һәм өченче урыннар өчен видеорегистратор, катнашучыларның калганнарына сувенирлар тапшыру бәйрәмнең йомгаклау өлеше булды.

Конкурсны күзәткән ханымнар үзләренең батырлыклары җитмәү турында сөйләштеләр һәм киләсе елда ярышларда катнашырга теләүләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево соревнования автоледи