Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

2022 елда Татарстанда 2,7 миллион квадрат метрдан артык торак төзергә җыеналар

Мондый күләмдәге торак төзү өч программа нигезендә башкарылачак.

2022 елда Татарстанда 2 миллион 755 мең квадрат метр торак төзергә планлаштыралар. Бу эш өч программа нигезендә башкарылачак. Сүз күп фатирлы инвестицион торак төзелеше, ТР Дәүләт торак фонды программасы һәм индивидуаль торак төзелеше турында бара.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Барлык муниципалитетлар катнашында видеоконференция режимында оештырылган киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

2021 елга план буенча Татарстанда 2 млн 670 мең кв.метр торак төзелергә тиеш булган, нәтиҗәдә, 2 млн 680 мең кв.метр торак төзелгән. Шулай итеп, узган ел күрсәткечләрен агымдагы елда 3,1%тан арттырып үтәү планлаштырыла.

Докладчы сүзләренә караганда, 2022 елга капиталь ремонт программасында республиканың 42 муниципаль берәмлеге катнаша. Аңа 4,7 млн кв.метр мәйданлы 769 йорт кертелгән, ә 2021 елда 948 йорт төзекләндерелде. Бу елга финанслау күләме бераз арткан - 6,3 млрд сумнан 6 млрд 441 млн сумга кадәр.

Шуның белән бергә, татарстанлыларның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү буенча дүрт программаны гамәлгә ашырырга ниятлиләр. Быел барлыгы 697 гаилә 1 млрд 228,6 млн сумлык торак алырга тиеш. Бу-600 ятим бала, биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче 40 күп балалы гаилә, 50 яшь гаилә. Әлеге исемлеккә шулай ук мәҗбүри күчеп кайтучылар - Ерак Төньяктан күчеп килүчеләр һәм чернобыльчеләрдән җиде граждан керә. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/official/08-01-2022/2022-elda-tatarstanda-2-7-million-kvadrat-metrdan-artyk-torak-t-zerg-yenalar-5846791

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы төзү лаешта реклама

2
X