Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Ата-аналар комитетлары тәҗрибә белән уртаклаштылар

«Мәктәпнең ата-аналар белән партнерлык хезмәттәшлеге — баланы тәрбияләү процессының бөтенлеге нигезе» — шундый исем астында, мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика киңәшмәсе кысаларында, Татарстан районнарының ата-аналар комитетларының секция утырышы узды.

Актлар залында кунакларны гимназиянең бәйрәмчә киенгән укучылары каршы алды, алар конференция темасына музыкаль-әдәби композиция әзерләгәннәр. Укучыларның сәламләве ата-аналар комителарына эшкә керешү кәефе бирде. 

Катнашучылар алдында үз докладлары белән спикерлар чыгыш ясады. 1 нче гимназия директоры Эльмира Абутдинова гаилә белән мәктәпнең нәтиҗәле хезмәттәшлек итү юллары турында сөйләде, бу өлкәдә үзенең эш тәҗрибәсе һәм белемнәре белән уртаклашты. Лаеш районы ата-аналар комитеты эшчәнлеге турында аның рәисе Максим Борһанов сөйләде. «Сәламәт буын» күп профильле лицее директоры Владимир Трошин аталар советының иҗтимагый оешмасын булдыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ә Имәнкискә мәктәбе директоры Алия Шәймөхәммәтова-мәктәп ашханәсендә инновацияләр һәм укучыларның кайнар туклануын оештыруда казанышлар белән таныштырды.

Киңәшмәнең гамәли өлеше төрле тематика буенча мастер-класслардан торды. Ата—аналарның бер төркеме лаешлыларның «Нык гаилә-нык Россия» Икенче Бөтенроссия ата-аналар форумында катнашу тәҗрибәсе белән танышты һәм балаларына "мәхәббәт хатлары«язарга өйрәнде. Икенчесе «Россиягә төсләр өстә» брошюрасын төзү белән шөгыльләнде. Ата-аналарның өченче төркеме «Актив тыңлау» тренинг элементларын өйрәнде. Һәркем үзе өчен бик күп кызыклы белем һәм күнекмәләр алган дип уйлыйм.

Киңәшмәгә ата-аналар комитеты вәкилләрен сәламләргә ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Республика ата-аналар советы рәисе Наталья Фролова килде. Дусларча сөйләшү форматында алар ата-аналар белән аралаштылар һәм ата-аналар комитетлары хәрәкәтенең иң актив катнашучыларын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.

Конференциядә катнашучылар өчен фойеда һәм мәктәпнең рекреацион зоналарында бик кызыклы күргәзмәләр оештырылган иде, алар Лаеш районының ата-аналар комитетлары эшчәнлеге белән таныштырды. «Дуслык сыйныфы серләре» республика конкурсының финалисты булган Никольский мәктәбе стендлары кызыклы булды. 15 майда узган конкурсның финал этабында район намусын якларга тиешле бишенче сыйныф укучыларының әти-әниләре үзләренең талантларын һәм сәләтләрен күрсәттеләр. Монда музыкантлар, спортчылар, бисердан эшләнмәләр ясаучылар бар иде. Ә ата-аналарның берсе җитештергән ачыткыда пешерелгән хуш исле икмәкләр, авызга керәм дип торды. Академик В. И. Андреев исемендәге Олы Кабан урта мәктәбе тамашачыларга «Сувенирлар остаханәсе» эшен тәкъдим итте, анда балалар мендәрләргә тасмалар белән матур бизәкләр чигәләр. 1 нче гимназия укучылары өлкәннәр җитәкчелегендә ботаклардан үрәләр.

Державин мәктәбе укучыларының әти-әниләрендә талантлар күп. Алар хәтта чит телләрне өйрәнү өчен үз иллюстрацияле брошюраларын бастыралар, мультипликацион фильмнар төшерәләр, шуның ярдәмендә балалар чит сүзләрне җиңелрәк истә калдыралар. Башка ата-аналар футболкаларда, тукымаларда һәм керамикада фотопечать белән шөгыльләнәләр. Мәктәпкәчә учреждениеләр вәкилләре әти-әниләргә үзләренең ноу-хауларын күрсәттеләр. Бу һөнәри юнәлеш нигезләрен өйрәнү өчен балалар үсеш бокслары. Кыскасы, бу күргәзмәләрдә карарга күп нәрсә бар иде.

Ата-аналар комитетлары вәкилләре-киңәшмәдә катнашучылар Лаештан яңа идеяләр белән тулыланып, киләчәктә, үсеп килүче буынны тәрбияләү эшендә педагоглар белән нәтиҗәле хезмәттәшлектә эшләргә илһамланып киттеләр дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ата-аналар комитетлары тәҗрибә белән уртаклаштылар