Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Авылда хатын-кызларга – кыскартылган эш көне

Россия Президенты Владимир Путин 2019 елның 12 ноябрендә авыл җирлегендә яшәүче хатын-кызлар өчен кыскартылган эш көне кертүне күз алдында тоткан законга имза куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.

Закон авыл җирлегендә яшәүче һәм эшләүче хатын-кызларга эш вакытының кыскартылган дәвамлылыгын гарантияли – атнага 36 сәгатьтән артык түгел. Шул ук вакытта түләү элеккечә, тулы, 40 сәгатьлек эш атнасындагы кебек кала.

Хезмәт шартлары буенча эш көне өлешләргә бүленгәндә, хезмәткә түләү югары күләмдә билгеләнә, ул хезмәт хакының закон көченә кергән көнгә билгеләнгән күләме белән чагыштырганда киметелә алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев