Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

“Бердәм Россия” 2018 елга йомгак ясый

“Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлеге Лаеш җирле бүлегенең ХХVIII конференциясе булды.

Конференциядә “Бердәм Россия” төбәк башкарма комитетыннан аның урынбасары Марат Сәмигуллин катнашты. Агымдагы ел эш йомгаклары һәм “Бердәм Россия” җирле бүлегенең бурычлары турында җирле башкарма комитет җитәкчесе Наталья Лицова бәян итте.

Аның чыгышында, өлешчә, партиянең җәмәгатьчелекне кабул итүенә гражданнар мөрәҗәгатьләре саны кимеми. 2017 елда алар аеруча күп булган, күбесе уңай хәл ителгән. Мөрәҗәгать итүчеләр арасында күпчелекне пенсия яше алдындагылар тәшкил итә. Төп тема – халыкны социаль тәэмин итү (74,6%), торак-коммуналь хезмәтләргә, авыл хуҗалыгы һәм җир мөнәсәбәтләренә, торак белән тәэмин итүгә кагылган мөрәҗәгатьләр күп.

Наталья Валентиновна мисал итеп “Кече туган ил мәдәнияте” федераль проектының безнең районда тормышка ашырылуы турында сөйләде. Аның кысаларында ул 2012 елдан 2018 елгача мәдәни объектларны торгызу һәм төзү эшләрен билгеләп үтте: 12 авыл клубы төзелгән, җиде авыл мәдәният йорты капиталь ремонтланган ТР президенты Рөстәм Миңнеханов һәм проект координаторы Анастасия Исаева катнашында Имәнкискәдә клуб ачылган.

Район Советында “Бердәм Россия” депутатлар фракциясе җитәкчесе, район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова партиянең җирле сәяси советы составын яңарту турында чыгыш ясады. Моның өчен Кече Елга башлангыч бүлеге секретаре, Кече Елга авыл җирлеге башлыгы Лилия Кыямова кандидатурасы тәкъдим ителде. Яшерен тавыш бирү юлы белән Лилия Альбертовна җирле сәяси совет составына сайланды.

Татьяна Петровна “Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлегенең ХХVIII конференциясенә делегатлар сайлау турындагы карар проекты белән таныштырды. Делегатлар итеп Наталья Лицова, «Рождествено» башлангыч бүлеге секретаре Сергей Гуцу, “Татар Янтыгы” башлангыч бүлеге секретаре Рәшит Шәмиев һәм Татьяна Борһанова тәкъдим ителде. Конференциядә катнашучылар тәкъдим ителгән кандидатларны яклап тавыш бирделәр.

Конференция азагында партиянең яңа әгъзаларына партия билетлары тапшырылды, хәзер Лаеш районында бердәмроссиялеләр алты кешегә артты.

Татьяна Борһановага, Татьяна Пучковага, Лилия Кыямовага, Виктор Кормачевка, Надия Миңнуллинага, Рәшит Шәмиевка Татарстан төбәк бүлеге рәхмәт хатлары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X