Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Беренче сыйныф укучысы әбисе өчен төп бүләкне отты

Газета редакциясендә «Иң яхшы укытучы» фотоконкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Өченче урынны Лаешта яшәүче Чулпан Закирова яулады. Аның конкурс фотосы хуҗасына парктроникны отарга мөмкинлек бирде. Приз һәм диплом үз иясен көтә.

Икенче урынны Габишево мәктәбенең 8 ”Б” сыйныф укучысы Дарья Назарова алды.

- Инстаграмда конкурс турында белдем һәм шунда ук катнашырга булдым, - дип уртаклашты Даша. - Тавыш бирүгә туганнар, дуслар да бердәм кушылды. Физика һәм математика укытучысы Гөлшат Яруллина белән минем фотом лидерлар өчлегенә керде.

Мәктәп укучысы мультипекарь ярдәмендә әзерләү рецептларын да Интернеттан табарга җыена.

Конкурсның җиңүчесе булып Хәерби мәктәбенең беренче сыйныф укучысы Илназар Нәҗипов танылды. Оныгын тәрбияләү белән шөгыльләнүче Миләүшә Нәҗипова сөйләвенчә, ул конкурс турында ВКонтакте социаль челтәрендә белгән. Беренче укытучысы Ләйлә Сафина белән төшкән рәсем малайга җиңү һәм төп приз алып килде.

- Тузан суырткычны әбиемә бүләк итәм, - дип елмая Илназар. - Өстәвенә аның туган көне!

Чын ир-ат балачактан якын кешеләре турында кайгырта башлый.

Конкурс «Кама ягы» газетасы редакциясе тарафыннан оештырылды.

Иганәчеләр:

- «Кама Корфу» ЧҖҖ https://www.instagram.com/kamskiy_korfu/ - Лаешта һәм “Радуга” (Каипы) поселогында арадашчылардан башка җир кишәрлекләре сату. Йортларны төзеп бетереп бирү. Тел. 89196291110. http://laishevskyi.ru/advert/prodazha-uchastkov-i-kachestvennoe-stroitelstvo;

- "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесе.

Оту – реаль нәрсә! «Камская новь» сайтында «ФОТОконкурс» рубрикасындагы мәгълүмат артыннан күзәтегез, фотолар җибәрегез, шартларны үтәгез һәм җиңегез!

( Реклама хокукында 6+)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X