Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
яңалыклар

Беренче сыйныфка кабул итү кагыйдәләре үзгәрде

Башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча укырга кабул итүнең яңа кагыйдәләре Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының 20.09.2020 ел, № 458 боерыгы белән расланган.

Боерык 2020 елның 21 сентябрендә үз көченә керде. Яңа документның Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының үз көчен югалткан 2014 елгы шундый ук боерыгыннан аермасы нәрсәдән гыйбарәт?

Элек

Хәзер

Белем бирү учреждениеләрен территориаль беркетү турында җирле үзидарә органнары акты басыла

1 февральдән соң түгел

15 марттан соң түгел

Беренче сыйныфка укырга гаризалар кабул итү сроклары

Беркетелгән территориядә яшәүчеләрне:

 1 февраль – 30 июнь

 1 апрель – 30 июнь

Беркетелгән территориядә яшәмәүчеләрне:

 1 июль – 5 сентябрь

6 июль – 5 сентябрь

Беркетелгән территориядә яшәүче баланы кабул итү турында боерык

конкрет балага документлар кабул иткәннән соң 7 көн эчендә

барлык гаризаларны кабул итү тәмамланганнан соң 3 эш көне эчендә

Беренче сыйныфларда урыннар саны турында мәгълүмат стендта һәм Интернет челтәренең рәсми сайтында мәгариф учреждениеләрен районның конкрет территорияләренә беркетү турындагы документ басылганнан соң 10 календарь көннән дә соңга калмыйча урнаштырыла.

Шунда ук, агымдагы елның 5 июленнән дә соңга калмыйча, беренче сыйныфларда балаларны кабул итү өчен беркетелгән территориядә яшәмәүче балалар өчен буш урыннар булуы турында мәгълүматлар урнаштырыла.

Хәзер беренче сыйныфка кабул итү турында гаризаны 1 апрельдән башлап тапшырырга мөмкин:

- шәхсән мәктәпкә,

- почта аша тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат итеп,

- мәктәпнең электрон почтасына яки аның сайтына электрон вариантта,

- дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең төбәк порталы аша.

Мәктәп беркетелгән территориядә яшәүче балаларга барлык гаризалар 30 июньгә кадәр җыела һәм аннан соң, яңа тәртипкә ярашлы төстә, барлык гаризаларны кабул итү беткәннән соң 3 эш көне дәвамында директор кабул итү турында күрсәтмә акт чыгара.

Мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәмәүче булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләренә гаризаны 6 июльдән башлап бирергә кирәк. Буш урыннар булганда баланы мәктәпкә алалар.

Балаларны кабул итү буш урыннарны тутырганчы, әмма 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча башкарылачак. Буш урыннар булмаган очракта, җирле мәгариф идарәсе органнары ата-аналарга баланы башка мәктәпкә урнаштыруда ярдәм итәргә тиеш.

Белем бирү оешмаларына урыннар, яңа кагыйдәләр нигезендә, беренче чиратта хәрби хезмәткәрләрнең һәм полиция хезмәткәрләренең балаларына бирелә. Апалары һәм (яки) абыйлары белән бергә яшәүче һәм гомуми яшәү урыны булган балалар алар укыган мәктәпкә кабул иткәндә өстенлекле хокукка ия.

Интернаты булган белем бирү оешмаларына прокуратура хезмәткәрләренең, судьяларның һәм тикшерү комитеты хезмәткәрләренең балалары чираттан тыш кабул ителә.

Элеккеге кебек үк, башлангыч мәктәптә уку алты яшь тә алты айдан башлана (сәламәтлек торышы буенча тискәре яклар булмаганда, әмма сигез яшьтән соңрак түгел). Иртәрәк яки соңрак яшьтә укырга керү өчен ата-аналарның (законлы вәкилләрнең) язма гаризасы һәм мәктәпне гамәлгә куючының рөхсәте таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев